tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Гаилә” мәчетендә XXII “Сөембикә энеләре һәм сеңелләре” бәйгесе була
“Гаилә” мәчетендә XXII “Сөембикә энеләре һәм сеңелләре” бәйгесе була

“Гаилә” мәчетендә XXII “Сөембикә энеләре һәм сеңелләре” бәйгесе була

31 мартта 9.00дә “Гаилә” мәчетендә (Казан шәһәре, Җ.Фәйзи ур., 2) “Сөембикә энеләре һәм сеңелләре” илкүләм бәйгесе уздырыла. Анда Россия төбәкләрендә яшәүче 4 яшьтән 18 яшькәчә балалар һәм яшүсмерләр катнаша ала. Конкурс “Мөслимә” иҗтимагый оешмасы, “Гаилә” мәчете һәм Россия мөселман эшкуарлары ассоциациясе тарафыннан “Ярдәм” милли ислам хәйрия фонды теләктәшлеге белән оештырыла.

“Мөслимә” иҗтимагый оешмасы җитәкчесе, күренекле җәмәгать эшлеклесе Әлмира абыстай Әдиятуллина башлап җибәргән әлеге бәйге быел 22нче тапкыр үткәрелә. Конкурсның жюри составында РИИ каршындагы Коръән-хафизлар әзерләү үзәге остазлары булачак.

Бәйгедә катнашу өчен теркәлү 31 март көнне 7:30да башлана. Төрле номинацияләрдә җиңгән, призлы урын алган катнашучыларга бүләкләр тапшыру күздә тотыла.
“Балаларыгыз, оныкларыгыз, туганнарыгызны алып килегез! Катнашсыннар, бүләк отсыннар, дини, милли традицияләребезне бергә саклыйк!”, – дип мөрәҗәгать итә оештыручылар.

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*