tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Гаиләдә әти тәрбиясе абруе һәм әтиләр җаваплылыгы артырга тиеш
Гаиләдә әти тәрбиясе абруе һәм әтиләр җаваплылыгы артырга тиеш

Гаиләдә әти тәрбиясе абруе һәм әтиләр җаваплылыгы артырга тиеш

Бала һәряклап камил тәрбия алуы өчен, аңа әтисенең дә, әнисенең дә тәрбиясе кирәк. Халкыбызда ата сүзеннән чыккан, әтисенә хөрмәт күрсәтмәгән кешегә ихтирам булмаган. Ата кеше җилкәсендә исә гаиләсе өчен тулы җаваплылык булган. Бу турыда Татарстандагы Азнакай шәһәре әтиләре ныклап уйлана башлаган, күрәсең.

Азнакай шәһәренең мәгълүмати-методик үзәк базасында әтиләр берлеге утырышы узды. Анда шәһәрнең төрле мәктәпләреннән 30 кеше катнашты.

Алар мәгариф системасының уңай һәм тискәре яклары, бала тәрбияләүдә мәктәп белән ата-аналарның хезмәттәшлеген яхшырту буенча фикер алыштылар, берлекнең эшчәнлеген активлаштыруны, мәгариф учреждениеләрендә әтиләр өчен ачык ишекләр көне уздыруны тәкъдим иттеләр, дип хәбәр итә җирле “Маяк” газетасы.

Фото: zainsk-inform.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*