tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Гакыйль Сәгыйровка багышланган яңа китапны тәкъдим итү кичәсе
Гакыйль Сәгыйровка багышланган яңа китапны тәкъдим итү кичәсе

Гакыйль Сәгыйровка багышланган яңа китапны тәкъдим итү кичәсе

2016 елның 24 мартында Казанда, 17 сәгатьтә Казан милли-мәдәни үзәге”ндә 15 яшендә ачы язмышка дучар ителеп, аяк-куллары хәрәкәтсез калгач, каләмен авызына тешләре  1901_590156арасына кысып шигырьләрен язган, рәсемнәрен ясаган күренекле татар шагыйре һәм рәссам, Гаяз Исхакый, Шәйхи Маннур, Сахаб Урайский, Габделҗаббар Кандалый исемендәге әдәби премияләр һәм рәссамнарның “Филантроп” бүләге лауреаты, 8 китап авторы, Татарстан Язучылары берлеге әгъзасы Гакыйль Шәрифулла улы Сәгыйровның тормыш һәм иҗат юлына багышланган “Гакыйль Сәгыйров – үзе турында һәм барсы да аның турында” дип аталган китапны тәкъдим итү чарасы уздырыла.

Гакыйль Сәгыйровны Татарстанда, Самара һәм Ульян өлкәләрендә яшәүчеләр үзләренең 555_Lякташлары дип саныйлар. 1938 елда ул Татарстанның Нурлат районындагы Әхмәт авылында туып үскән, мәктәптә укыган, әтиләре фронтта һәлак булгач, аларның гаиләсе әниләре Хәбибҗамал апаның туган авылына – Самара өлкәсенең Кошки районындагы Иске Фәйзуллага күченәләр.

Соңгы елларда әдип Ульян өлкәсенең Димитровград шәһәрендә бертуган энесе Наил гаиләсендә яшәде һәм 2009 елның 29 июлендә 71 яшендә вафат булып, Иске Фәйзулла авылы зиратында җирләнде.

333_LЯңа китапны тәкдим итү кичәсе Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты, Татарстан Язучылары берлеге, Татарстан Республикасы милли китапханәсе булышлыгы белән үткәрелә. Анда профессиональ һәм үзешчән артистлар башкаруында Гакыйль Сәгыйровның шигырьләре һәм аның сүзләренә язылган җырлар яңгыраячак.

Керү бушлай. Барыгызны да шушы кичәгә чакырабыз.

Рәфгать Әһлиуллин,

китапның авторы һәм редакторы, Самара өлкә “Бердәмлек” газетасының баш мөхәррире

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*