tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Гали авылы тарихы кайда саклана?
Гали авылы тарихы кайда саклана?

Гали авылы тарихы кайда саклана?

Үткәннәрне белмичә, ки­ләчәккә бару түгел, аны күзал­лау да кыендыр. Һәр яңа буын кешеләре, үз-үзләрен аңлап белә башлагач та, туган ягының тарихы белән кызыксына. Үзенең нәсел-нәсәбе кемнәргә барып тоташа, шушы авылда яшәгән кешеләр нинди батырлыклар эшләгәннәр, нинди хезмәттә дан тотканнар, кем һәм кайчан бу якларга килеп урнашкан һәм беренче нигезне салган? Шуңа да истәлекләрне, тарихны саклаучы музейлар гаять зур әһәмияткә ия.

Похвистнево районының Гали авылындагы музей башта мәктәп каршында ачылган булган. Аны тарих укытучысы мәрхүм Ядкарь абый Гәрәев оештырган. Кечкенә генә бүлмәдә бик күп экспонатлар җыелган: борынгы өй җиһазлары, эш кораллары, төрле чор акчалары һәм башка тарихи әйберләр.

Ядкарь абый балаларны туган ягыбызны яратырга өйрәтте. Ул укучыларын еш кына сәяхәткә алып китә, ә соңыннан, аңа нәтиҗә ясап, альбомнар төзетә, иншалар яздыра иде. Ядкарь Мөнир улы авыл, колхоз, мәктәп тарихы буенча шундый берничә альбом ясаган. “Атказанган мәдәният хезмәткәре” исеменә лаек булган китапханәчебез Әлфия апа Моратова да авыл тарихы буенча искиткеч эчтәклекле альбомнар ясап калдырган. Алар барысы да музейда сакланалар.

2008 елда күрше Рысайкино авылы мәктәбен сүтеп, яңасын салырга керешкәч, андагы укучылар безнең мәктәптә укыдылар. Өстәмә кабинетлар кирәк булу сәбәпле, музейны авыл администрациясе бинасына күчерделәр. Балалар һәм укытучылар көче һәм авылыбызның милли җанлы эшкуары Расих Латыйпов (урыны оҗмахта булсын) ярдәме белән мәктәп музее авыл музеена әверелде һәм “Гали” исемен йөртә башлады.
Музей эшләрен бик оста итеп актив авылдашыбыз Сания Әмирова (ул да мәрхүмә инде) алып барды. Биш бүлмәнең берсендә Дан залы оештырды, калганнарында авыл тарихы, борынгы татар өе күренеше, хәзерге заман көнкүреше темалары буенча экспонатлар урнаштырылды.

Сания ханым балалар белән төрле эзләнү эшләре алып бара иде. Проектлар төзеп, бәйгеләрдә катнашты, музей сайтын булдырды.
Рысайкино мәктәбе төзелеп беткәч, музейның бер өлеше кире авыл мәктәбенә кайтарылды. Бүген аның белән татар теле укытучысы Искәндәр Латыйпов җитәкчелек итә.

Ә авыл иганәчеләре администрация бинасындагы музей бүлмәләрен төзекләндерергә дигән карарга килделәр, һәм менә инде ул эшләр дә тә­мамланып килә. Аны рай­онның “Туган тел” оешмасы җитәкчесе Камил Исхаков башкара.

Хәзер инде яңа стендлар әзерлибез, нәсел шәҗәрәләрен барлыйбыз, авыл тарихы буенча эзләнүләребезне дәвам итеп, авыл халкының сандыкларында сакланган җәү­һәрләрне җыябыз. Көзгә бу эшне дә тәмамлап, төзек, мәгъ­лүматларга бай музеебызны ачып җибәрәчәкбез. Тик шуны онытмыйк — авыл тарихы музейларда гына түгел, күңелләрдә дә сакланырга тиеш. Рәхим итегез!

Кәүсәр ШӘЙХЕТДИНОВА.
Гали авылы,
Похвистнево районы.
«Бердәмлек».

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*