tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Галибә Сайбулатова уникаль концертына чакыра!
Галибә Сайбулатова уникаль концертына чакыра!

Галибә Сайбулатова уникаль концертына чакыра!

18 октябрьдә Алматыда Казахконцертның тамаша залында Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, “7 йолдыз” II Халыкара татар җыры фестивале лауреаты Галибә Сайбулатова иҗат юлының 50 еллыгын билгеләп үтәчәк. Юбилей кичәсе “Гомер көзләрем- моңлы җырларым” дип атала, анда җырчы белән бергә виртуоз гармунчы, композитор Галимҗан Тамендаров, Асия Измайлова һәм Камәрия Мансурова җитәкчелегендә “Ерке” һәм “Акмарҗан” бию коллективлары катнашачак.

Галибә ханым Кытайда туып үскән милләттәшебез, тормыш җилләре аны Казахстан җиренә алып килә, биредә җырга-моңга гашыйк кыз гомерен иҗатка багышлый. Бүгенге көндә Галибә Сайбулатова – Казахконцерт оешмасы солисткасы.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*