tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Галидә балыкчылар ярышы узды
Галидә балыкчылар ярышы узды

Галидә балыкчылар ярышы узды

Самара өлкәсе Гали авылында һәрвакыт кызыклы чаралар узып тора. Әлбәттә, аның төп оештыручысы милләтпәрвәр егет – Расих Латыйпов. Расих турында инде татар дөньясы яхшы белә. Ул Гали авылындагы «Хәләл» цехы хуҗасы, Похвистнево районы «Туган тел» оешмасы җитәкчесе. Расих Мөҗәһит улы Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты әгъзасы, Гали авылында уза торган барлык милли чараларның иганәчесе дә.

Бүген, 8 август көнне Расихның идеясе белән Гали авылы егетләре арасында балыкчылар ярышы узды. Анда авылның 15 егете катнашты. Өч сәгать дәвам иткән ярыш тәмамлангач, җиңүчеләр билгеләнде. «Иң зур балыкны тотучы» номинациясендә беренче урынны Таһир Бикиниев, икенче урынны Ринат Гыйләҗев, өченче урынны Хаит Нуриев алды. «Иң бәләкәй балыкны тотучы» номинациясендә беренче Җәүит Хамидуллин, икенче Ислам Калимуллин, өченче Ринат Гыйләҗев булды. Ә авырлык үлчәме буенча, 1килограмм балык тотып  Таһир Биккиниев беренче урында, 900 грамм балык тоткан Әнәс Башаров, 700 грамм балык тотып Ринат Гыйләҗев өченче урынны бүлеште. Җиңүчеләргә бүләкләр тапшырылды. Ахырдан тоткан балыкларыннан уха пешереп авыз иттеләр.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*