tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Галиев мәчетендә ислам турында ачык лекцияләр циклы дәвам итә
Галиев мәчетендә ислам турында ачык лекцияләр циклы дәвам итә

Галиев мәчетендә ислам турында ачык лекцияләр циклы дәвам итә

Галиев мәчетендә исламның актуаль мәсьәләләре буенча ачык лекцияләр дәвам итә. Дәресләр Ислам турындагы актуаль сорауларга танылган белгечләр: галимнәр, остазлар, имамнар, дин эшлеклеләренең үзләреннән турыдан-туры җавапларын алырга мөмкинлек бирә.

Мисал өчен, иртәгә, сишәмбе көнне, ястү намазыннан соң Галиев мәчете имамы Тимергали хәзрәт Юлдашев “Туганлык җебе” темасына вәгазь сөйләячәк. Шәригатебездә туганлык җепләрен саклау нинди урын били? Бу – фарыз гамәл. Туганлык җепләрен өзүчеләргә Аллаһы Тәгалә “Рәгыд (Күк күкрәү)” сүрәсенең 25 нче аятендә болай дип мөрәҗәгать итә: “Аллаһыга итагать итәргә гәһед (ант) биргәннән соң гәһедләрен бозучылар, Аллаһы Тәгалә өзмәскә кушканнарны өзеп, җир өстендә төрле бозыклыклар кылучыларга Аллаһның ләгънәте булачак һәм аларга бик яман йорт – җәһәннәм әзерләнгән”. Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм: “Нәсел-нәсәпләрегезне белегез, туганлык җепләрен саклагыз”, – дигән.

Чәршәмбе көнне Татарстан мөфтиенең шәригать мәсьәләләре буенча киңәшчесе Булат хәзрәт Мөбарәков хәнәфи фикъһе буенча дәрес бирәчәк.

Пәнҗешәмбе көнне 17.30 сәгатьтә исә “Мөселман фикер алышу клубы” эшли.

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*