tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Галим, публицист һәм әдип
Галим, публицист һәм әдип

Галим, публицист һәм әдип

Казанда Башкортстанда яшәп иҗат итүче галим, публицист һәм әдип Касыйм Йосыповның китапларын тәкъдир итү кичәсе узачак.

kitap1Кичәдә тәкъдир ителәчәк “Моңаймас та иде, һай, бу бала…” китабы 2015 елда Уфада басылып чыга. Әлеге китапка авторның соңгы елларда иҗат ителгән әдәби әсәрләре һәм публицистик хезмәтләре кертелгән. “Хөрмәтле укучыга тәкъдим ителә торган бу китап – үземнең мавыгу (хобби) өлкәсендәге чираттагы җимешем”, – дип яза Касыйм Йосыпов кереш сүзендә.

Укучылар игътибарына тәкъдим ителүче икенче китап – “Сыерышбаш хикмәтләре”. Әлеге китапта Сыерышбаш авылы турында мәкаләләр, очерк, сурәтләмә, авыз иҗаты, сәхифәләр тупланган.

Кичәдә Башкортстанның Чакмагыш районыннан зур делегация катнашуы көтелә.

Кичә 29 октябрь көнне “Казан” милли мәдәни үзәгендә узачак.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*