tatruen
Галим Рәшит Сөнәев

Галим Рәшит Сөнәев

Рәшит Сөнәев 1943 елның 1 мартында Ташкент шәһәрендә дөньяга килә. Нәсел тамырлары элеккеге Пенза губернасы, хәзерге Мордовиядәге татар авылларына барып тоташа. Аның әтисе Али Абдрахман улы Сөнәев Латыш авылында зур һәм хәлле бер гаиләдә туа. Рәшит Сөнәевның әнисе Сәйдә Исхак кызы Кильдеева Латыш авылына күрше булган Иса авылында туа, әмма булачак ире белән Ташкентта гына очраша.

Рәшит Али улы Ташкентта мәктәпне алтын медальгә тәмамлый. 1966 елда Мәскәүнең физика-технология институтында «кызыл диплом» белән тәмамлый, аннан соң академик Яков Зельдович җитәкчелегендә аспирантурада укый. Физика-математика фәннәре докторы (1973), МФТИ профессоры (1974). Астрофизика фәнендә иң мөһим төшенчәләрнең берсе итеп Зельдович-Сюняев эффекты санала. 1992 елдан Рәшит Сюняев Россия фәннәр академиясенең академигы.

Хәзерге вакытта Русия фәннәр академиясенең  Галәм тикшеренүләре институтының әйдәп баручы фән хезмәткәре. Макс Планк Астрофизика институты идарәче директоры (Garhing,Алмания).

Рәшит Сюняев күп санлы фәнни бүләкләр һәм мактаулы исемнәргә лаек булган галим:

1988 ел: АКШ астрономия җәмгыятенең Бруно Росси бүләге

1990 ел: Халыкара астронавтика академиясенең фундаменталь фәннәр буенча премиясе

1991 ел: Годдард исемендәге космик үзәкнең (Goddard Space Flight Center) Джон Линдсей исемендәге мемориаль фәнни премия (АКШ)

1995 ел: Ньюкасл университетының космология буенча Робинсон премиясе (Бөекбритания)

1995 ел: Инглиз короле астрономик җәмгыятенең Алтын медале

1998 ел: Инглиз короле җәмгыятенең сэр Мэсси һәм КОСПАР Алтын медале

2000 ел: Тын океан астрономик җәмгыятьнең Кэтрин Брюс Алтын медале

2000 ел: Россия Федерациясенең фән һәм техника өлкәсендә дәүләт премиясе

2002 ел: Россия Фәннәр академиясенең А. А. Фридман исемендәге премиясе

2003 ел: АКШ физика институты һәм астрономия җәмгыяте тарафыннан елның иң күренекле астрофизигы булып таныла һәм Dannie Heineman фонды бүләгенә лаек була

2003 ел: Космология буенча Грубер премиясе, П.Грубер фондының һәм Халыкара астрономик берлегенең Алтын медале

2007 ел: МАИК-НАУКА нәшриятының иң беренче премиясе

2008 ел: Швеция короле фәннәр академиясенең астрономия буенча  Крафорд исемендәге премиясе

2008 ел: Германия астрономик җәмгыятенең югары бүләге – Карл Шварцшильд исемендәге медаль

2008 ел: АКШ астрономик җәмгыятенең югары билгесе – Генри Норрис Рассел премиясе

2009 ел: Король Фейсалның халыкара премиясе

2011 ел: Япониянең төп фәнни бүләге – Киото премиясе

2012 ел: Физика буенча Бенджамин Франклин медале

2015 ел: Эддингтон медале

2015 ел: Россия фәннәр академиясенең Я. Б. Зельдович исемендәге Алтын медале

*

1984 ел: СССР фәннәр академиясенең әгъза-корреспонденты

1986 ел: Халыкара астронавтика академиясе әгъзасы

1990 ел: Европа фәннәр академиясе әгъзасы

1991 ел: АКШ милли фәннәр академиясенең  чит ил әгъзасы

1992 ел: Россия фәннәр академиясенең гамәлдәге әгъзасы

1992 ел: АКШ фән һәм сәнгать академиясенең мактаулы әгъзасы

1993 ел: АКШ физика җәмгыяте әгъзасы

1994 ел: Бөекбритания астрономик җәмгыятьнең чит ил әгъзасы

1995 ел: Татарстан фәннәр академиясенең мактаулы академигы

1995 ел: Макс Планк исемендәге җәмгыять әгъзасы

2003 ел: Германиядәге «Леопольдина» табигать фәннәре академиясе әгъзасы

2004 ел: Нидерланд короле фәннәр һәм сәнгать академиясенең чит ил әгъзасы

2007 ел: АКШ фәлсәфә җәмгыятенең чит ил әгъзасы

2009 ел: Бөекбритания короле җәмгыятенең чит ил әгъзасы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*