tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Галимә ачкан дөнья
Галимә ачкан дөнья

Галимә ачкан дөнья

Укытучылар гаиләсендә туып-үскән Дания Мөслим районы Әләкәй урта мәктәбен тәмамлагач, Казан дәүләт университетында укый, Мөхәммәт Мәһдиев, Йолдыз Нигъмәтуллина җитәкләгән фәнни түгәрәкләрдә әдәбият өйрәнү серләренә төшенә. 1986-89 елларда Татарстан мәктәпләрендә татар теле һәм әдәбияты укыта, Мәскәүдә милли мәктәпләр институтында аспирантура үтә. 1992 елдан  — фән кандидаты, 2001 елдан — фән докторы. Татар әдәбияты теориясенең формалашу һәм үсеш этап­лары (ХХ гасырның беренче чиреге) диссертациясе (җитәкчесе профессор Т. Н. Галиуллин) татар әдәбияты фәнендә ачыш буларак кабул ителә.”Әдәбият белеменә кереш”, “Әдәбиятка кереш тәгълиматлары тарихы” китап­лары ул алып барган махсус семинарлардан үсеп чыга. “Модернизм һәм ХХ йөз башы прозасы”, “Әдәбият кануннары һәм заман”, “ХХ гасыр татар әдәбияты тарихы” (I-II кисәк) китап­лары – укытучыларга, студентларга мөһим юллар салып методик һәм методологик яктан мөһим ике зур юнәлешне эченә ала:

— татар әдәбиятын яңага укыту методикасы,
— теория һәм тарихның берлеген тәэмин итү яңадан-яңа ачышлар вәгъдә итә.

“Татар әдәбияты дәресләрендә лирик әсәрләр өйрәнгәндә укучыларга әхлакый-эстетик тәрбия бирү (V-VIII сыйныфлар) дигән темага якланган кандидатлык диссертациясе, “Урта мәктәптә татар әдәбиятын укыту методикасы”, “Әдәбият белеменә кереш”, “Әдәбиятны өйрәнү тәгълиматлары тарихы” китаплары, югары уку йортларында файдалы лекцияләргә, махсус семинарларга әйләнә.

Дания Заһидуллина ныклап шөгыльләнгән икенче төп юнәлеш – ХХ гасыр татар прозасының милли, халыкара тарихи-эстетик күренеш буларак формалашуы һәм үсүе. Нәтиҗәдә ХХ гасыр башы татар әдәбиятында күзалланган тарихи, фәлсәфи-зәүкый күренешләрнең гасыр ахырында һәм XXI гасыр башында яңа тарихи шартларда дәвам ителеп, яңа әдәби ачышларга нигез булуы ачыклана. Әдәбият үсеше чылбырының төрле тарихи шартларда төрле шәхесләрдә дәвам ителүен (кинаяле сүз, тарихи-мифологик образларга таянып фикерләү, Көнчыгыштан Көнбатышка йөз тоту һәм яңа шартларда Көнчыгышны яңадан ачу һ.б.) әдәби омтылышлар. Яңа тарихи шартларда яңа алымнар барлыкка килүен-үсүен өйрәнү, әлбәттә, татар әдәбиятының үсешен тикшерү анализ чикләрен киңәйтүне дә таләп итә. Татарстандагы әдәби күренешләрнең чыганакларын юллап әдипләрне яңа ачышларга әйдәү белән бергә, Д. Заһидуллина хезмәтләрендә Н. Нәҗми, Ш. Анаклар иҗаты беренче тапкыр дип әйтерлек татар-башкорт әдәбиятына (Г. Хөсәенов) Көнбатыштагы табышларны алып килүче буларак тарихи-эстетик биеклектән торып бәяләнә.

Дания Заһидуллина — Татарстан Язучылар берлегенең И. Юзеев исемендәге (2005), әдәби тәнкыйть һәм әдәбият белеме өлкәсендәге Җ. Вәлиди (2006) исемендәге премияләре лауреаты.

kiziltan.rbsmi.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*