tatruen
Баш бит / Слайдер / Гамәл стратегиясен тормышка ашыру буенча эшчәнлекнең төп юнәлешләре
Гамәл стратегиясен  тормышка ашыру буенча эшчәнлекнең  төп юнәлешләре

Гамәл стратегиясен тормышка ашыру буенча эшчәнлекнең төп юнәлешләре

Бөтендөнья татар конгрессы
Милли Шурасының киңәйтелгән утырышы

«МИЛЛӘТ ҖЫЕНЫ»

 

Гамәл стратегиясен
тормышка ашыру буенча эшчәнлекнең
төп юнәлешләре

 

Казан
29 август 2020 ел

 

Милләт җыены тарафыннан кабул ителгән Гамәл стратегиясенә таянып, Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнехановның «Татарлар: гореф-гадәтләргә тугрылык, киләчәккә ышаныч» («Татары: верность традициям, уверенность в будущем») дигән мәкаләсе нигезләмәләрен истә тотып, аларның эшчәнлек юнәлешенә омтылышын игътибарга алып, “Бөтендөнья татар конгрессы” Халыкара Берлеге һәм аңа кергән оешмалар Стратегияне гамәлгә ашыру эшенә татар җәмәгатьчелеген актив җәлеп итү максатыннан үзләре өчен түбәндәге төп эшчәнлек юнәлешләрен билгели:

 

Оештыру эше

  • төбәкләрдә татар иҗтимагый оешмалары вәкилләрен берләштерүче шуралар (советлар) төзүнең максатчанлыгын билгеләү;
  • татарлар күпләп яшәгән төбәкләрнең территориаль милли-мәдәни оешмалары арасында үзара бәйләнешне ныгыту;
  • уртак мәдәни кыйммәтләргә нигезендә татар дөньясының бердәмлеген ныгытуга юнәлдерелгән проектларны гамәлгә ашыруда ярдәм күрсәтү;
  • татарларның башка халык вәкилләре белән дустанә-тату мөнәсәбәтләрдә яшәүләрен тәэмин итү;
  • Россия Федерациясе төбәкләрендә һәм чит илләр киңлекләрендә Татар мәдәнияте көннәрен оештыру һәм уздыру;
  • ел саен уздырылып килә торган «Милли тормыш һәм дин» Бөтенроссия татар дин әһелләре форумын уздыру;
  • татар милли-мәдәни оешмалары эшчәнлеген оештыруның актуаль мәсьәләләренә кагылышлы белем бирү дәресләре, семинарлар, лекцияләр үткәрү;
  • татар халкының телен, мәдәниятен һәм милли гореф-гадәтләрен саклау эшчәнлеге буенча төбәк оешмалары тәҗрибәсен өйрәнү, гомумиләштерү һәм киң җәмәгатьчелеккә тарату;
  • төбәкләрдә татар иҗтимагый оешмаларының активлыгын һәм мөстәкыйльлеген арттыру өчен кызыксындыргыч чаралар күрү;
  • Интернет киңлекләрендә «Дөнья татарлары» челтәре берләшмәләрен үстерүгә ярдәм итү һәм аларны даими рәвештә яңа мәгълүмат белән тулыландыру;
  • төбәк һәм җирле иҗтимагый һәм мәдәни-агарту оешмаларының, аларның актив хезмәткәрләре эшчәнлеген чагылдыручы мәгълүмати һәм методик материаллар әзерләү;
  • «Туган җир» журналында һәм «Татарлар» газетасында бастыру өчен «Бөтендөнья татар конгрессы» Халыкара Берлегенә керүче оешмаларның эшчәнлеге турында материаллар әзерләү;
  • татарлар күпләп яшәгән төбәкләрдә татар ашларын, кием-салымнарын һәм традицион спорт уеннарын популярлаштыру;
  • татар милли бәйрәмнәрен уздыруда, Россия Федерациясе төбәкләреннән һәм якын чит илләрдән килгән режиссерларны һәм бәйрәм оештыручыларны укытуда, махсус күнекмәләр алуда ярдәм күрсәтү;
  • татар иҗтимагый оешмаларына Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясе грантларын алу өчен проектларны булдыруда ярдәм итү һәм аларны гамәлгә ашыруда катнашу;
  • ел саен үткәрелеп килүче «Татар халкының этнографик мозаикасы» фотоконкурсын үткәрү, аның нәтиҗәләренә нигезләнеп, күргәзмә оештыру;
  • татарлар яшәгән урыннарда татар мәдәниятенең җирле үзенчәлеген саклап калуга юнәлдерелгән проектлар булдыру һәм оештыру, методик һәм башка ысуллар белән гамәлгә ашыруда ярдәм күрсәтү.

 

Татар телен саклау һәм үстерү

  • татар мәгариф оешмалары (балалар бакчалары яки аларда татар төркемнәре, мәктәпләр, якшәмбе мәктәпләре һ.б.) ачу (эшчәнлеген җайга салу) өчен максатчан рәвештә ата-аналар белән эшләү, татар теле һәм әдәбияты укытучыларын, өстәмә белем бирү мөгаллимнәрен сайлап алуда ярдәм итү;
  • Россия Федерациясе төбәкләрендә урнашкан татар телен өйрәнүче һәм татар телендә белем бирүче гомуми белем бирү оешмаларын татар теле һәм әдәбияты дәреслекләре, уку әсбаплары белән тәэмин итүдә ярдәм күрсәтү;
  • татар теле һәм әдәбияты укытучыларын әзерләү өчен сәләтле яшьләрне сайлап алу һәм Татарстан Республикасында урнашкан югары уку йортларында белем алырга юнәлеш бирү;
  • Бөтенроссия татар теле укытучылары җыены өчен делегатлар сайлап алуда һәм юллауда катнашу;
  • ел саен үткәрелеп килүче «Татарча диктант» акциясендә татарларның катнашуын оештыру;
  • үсеп килүче буын һәм яшьләр арасында «Татар иле» электрон мәктәп энциклопедиясе» мәгариф басмасының электрон ресурсын популярлаштыру;
  • татар халкы күпләп яшәгән урыннарда җирле чаралар үткәрү вакытында татар телен куллану даирәсен киңәйтү;
  • җирле мөселман дини оешмаларына татар телендә вәгазьләр әзерләү эшендә ярдәм күрсәтү;
  • «Ана теле» татар телен дистанцион өйрәнү онлайн-мәктәбен куллану һәм аның кулланылыш даирәсен киңәйтү;
  • татар телендә радио һәм телевидение эшчәнлеген популярлаштыру, татарлар күпләп яши торган урыннарда халыкның яшәешен чагылдырган сюжетлар әзерләү.

 

Мәдәни мирасны ачыклау, саклау һәм баету

  • татар халкының телен, мәдәниятен һәм гореф-гадәтләрен саклап калу һәм үстерү эшенә теләгән һәркемгә үзеннән шәхси өлеш кертергә мөмкинлек бирүче проектлар башлап җибәрү;
  • халык тарихы һәм мәдәнияте белән бәйле тарихи урыннарны һәм объектларны билгеләү, аларны саклау һәм мәңгеләштерү буенча тәкъдимнәр булдыру;
  • Россия Федерациясе киңлекләрендә һәм дөньяның башка илләрендә татар халкының истәлекле урыннары җыелмасын (базасын) әзерләү;
  • татарлар яшәгән торак пунктларның тарихын чагылдыручы җыентыклар һәм аерым басмалар әзерләү һәм аларны фәнни яктан эшкәртү;
  • «Архивларда татар тарихына кагылышлы документлар» («Документы по истории татар в архивохранилищах») фәнни җыентыклары өчен материаллар әзерләү;
  • һәр ел татар төбәк тарихын өйрәнүчеләр форумын уздыру;
  • Бөтендөнья татар галимнәре форумын үткәрү;
  • татарлар күпләп яши торган төбәкләрдә татар тарихына караган экспозицияләр белән музей мәйданчыклары булдыру эшенә нигез салу (мәктәпләрдә, мәдәният йортларында, мәчетләрдә һ.б.);
  • тарихи һәм мәдәни мирас объектларында тукталышлар ниятләп, татар торак пунктлары буенча туристик маршрутлар оештыру, тиешле экспозицияләр булдыру;
  • мәшһүр татар шәхесләре турында брошюралар чыгару өчен материаллар әзерләү;
  • татар халкының тарихи-мәдәни мирасын популярлаштыру.

 

Яшьләр белән эшләү

  • татарларның бай тарихи-мәдәни мирасы белән кызыксынуны арттыруга юнәлдерелгән проектлар булдыру һәм тормышка ашыру;
  • яшьләрнең замана таләпләренә туры килердәй сыйфатлы белем алырга омтылышларын хуплау, бу юнәлештә ярдәм күрсәтү;
  • Халыкара татар яшьләре форумнарын үткәрү;
  • ел саен үткәрелә торган Татар яшьләре көннәрен уздыру;
  • Бөтендөнья татар яшьләре форумына ШТК (КВН) проектын тормышка ашыруда ярдәм күрсәтү;
  • ел саен уздырылып килүче «Печән базары» фестивален оештыру һәм үткәрү;
  • ел саен уздырылып килүче «Jadidfest» шәһәр мәдәнияте фестивален оештыру һәм үткәрү;
  • ел саен уздырылып килүче «Татар кызы» Бөтенроссия бәйрәмен үткәрү;
  • ел саен уздырылып килүче «Җәлил укулары» Халыкара әдәби шигырь укучылар конкурсында балалар һәм яшьләрнең катнашуын оештыру;
  • Бөтендөнья татар яшьләре форумына «Ачык университет» белем бирү проектын тормышка ашыруда ярдәм итү;
  • татар халкының мәдәни мирасын саклау, аның заманча формаларын кертү буенча яшьләрнең инициативаларын һәм проектларын яклау.

 

Татарлар арасында эшлекле активлыкка ярдәм күрсәтү

  • ел саен уздырылып килүче Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыеннарын оештыру;
  • ел саен уздырылып килүче «Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре» форумын оештыру;
  • эшкуарлык җәмәгатьчелеге вәкилләрен татар телен, мәдәниятен һәм халыкның гореф-гадәтләрен саклау һәм үстерү буенча актив иҗтимагый эшчәнлеккә җәлеп итү;
  • татар эшмәкәрләренең төбәкара хезмәттәшлегенә ярдәм күрсәтү;
  • татар халкы күпләп яши торган урыннарда кече һәм урта бизнеска, иҗтимагый бизнес һәм җитештерү эшен оештыруның гаилә формаларына ярдәм итү һәм популярлаштыру;
  • эшмәкәрләр арасында хәйриячелекне үстерү: кече ватанга, туган якларга, мәхәлләләргә ярдәм күрсәтүне популярлаштыру.

 

Гаилә кыйммәтләрен саклау һәм ныгыту

  • гаилә шәҗәрәләре булдыру буенча халык белән эшне оештыру, аларның нәтиҗәләрен массакүләм мәгълүмат чараларында һәм социаль челтәрләрдә популярлаштыру;
  • «Минем шәҗәрәм» («Шәҗәрә – Моя родословная») Бөтенроссия фестиваль-бәйгесендә катнашу өчен иң яхшы проектларны сайлап алу һәм тәкъдир итү;
  • гаилә кыйммәтләрен популярлаштыруга юнәлдерелгән чаралар әзерләү һәм оештыру;
  • «Пар канатлар» татар гаиләләре җыенында катнашу өчен иң яхшы татар гаиләләрен ачыклау һәм тәкъдим итү;
  • үсеп килүче буынны татар этнопедагогикасы традицияләрен исәпкә алып тәрбияләүнең актуаль мәсьәләләре буенча төбәк һәм җирле челтәр ресурсларын булдыру һәм уңышлы эшчәнлеген тәэмин итү;
  • татар яшәү рәвешен популярлаштыру өчен багланышлы челтәр мәйданчыклары, аралашу берлекләре, үзара ярдәм күрсәтү оешмалары булдыру;
  • татар туйларын, исем кушу мәҗлесләрен һ.б. әзерләү һәм үткәрү йолаларын популярлаштыру;
  • яшь буынны үз халкының бай тарихи-мәдәни мирасы, аның данлы традицияләрен дәвам итүчеләр, туган җир милләтпәрвәрләре һәм Ватанны саклаучылар рухында тәрбияләү;
  • балаларда, татар халкының дөньяга карашына нигезләнеп, милли рух формалаштыру.

 

Халык иҗаты эшчәнлегенә ярдәм күрсәтү

  • татарлар күпләп яшәгән урыннарда татар фольклор һәм үзешчән театр коллективларын булдыру һәм аларның эшчәнлегендә ярдәм күрсәтү;
  • татар рәссамнарына, дизайнерларга, модельерларга, һөнәрчеләргә ярдәм итү һәм аларның күргәзмә проектларын оештыру;
  • милли костюмнар һәм милли музыка уен кораллары комплектларын эшләүдә һәм әзерләүдә ярдәм күрсәтү;
  • ел саен уздырылып килүче «Түгәрәк уен» төбәкара фестивалендә катнашуны оештыру;
  • «Идел-йорт» төбәкара конкурсын уздыруга ярдәм күрсәтү һәм анда театр коллективларының катнашуын тәэмин итү;
  • милли әдәбият, сынлы сәнгать, кино, архитектура һ.б. өлкәләрдә сәләтләрне барлау һәм аларның эшчәнлегенә ярдәм күрсәтү;
  • татар музыкасы фестивальләрен, сынлы сәнгать күргәзмәләрен һ.б. оештыру;
  • И. Шакиров исемендәге «Татар моңы» фестивален әзерләү һәм оештыру.

 

Әлеге исемлек тулы җыелма түгел. Һәр татар кешесенә, һәр татар иҗтимагый оешмасына бирегә үзеннән өлеш кертү өчен мөмкинлекләр ачык.

Бары без, үзебез, бары уртак көчләр белән генә бу Стратегиядә бәян ителгән гамәлләрне тормышка ашыра алабыз.

Бүгенге тормышыбыз да, киләчәгебез дә безнең һәрберебезгә, һәр оешмабызга бәйле.

Без дөньяның күпсанлы илләрендә, тарихи ватаныбызның – Россиянең – барлык төбәкләрендә диярлек яшибез. Шул сәбәпле без төрле. Алга таба башка халыклар белән хезмәттәшлек юлында үсеш өчен нәкъ менә безнең күптөрлелегебездә милләтнең потенциалы бик зур. Һәркем белән дустанә-тату мөнәсәбәтләрдә яшәү, туган җиребезнең чын патриотлары булу һәм Ватаныбызны ныгыту – бу юнәлеш өчен иң мөһим шартлар.

Гамәлләр стратегиясендә бәян ителгәнчә, халкыбызның киләчәге турыдан-туры безнең һәрберебезнең алга барырга әзерлегенә бәйле. Милләтебезне даими яңарту нигезендә безнең милли рухыбыз, безнең өзелмәс кыйммәтләребез ята.

Үзеңнең асылыңның татар булуын аңлау, тану, замана һәм аның үзенчәлекләренә туры китереп, үз халкыңа тугъры хезмәт итә белү бик мөһим.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*