tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Гармуннар уйнады
Гармуннар уйнады

Гармуннар уйнады

Киров өлкәсе Сосновка шәһәре “Судостроитель” мәдәният йортында “Уйнагыз, гармуннар!” регионара фестиваль үтте. Күпчелектә тәҗрибәле музыка белгечләреннән торган жюри хозурына (жюри рәисе Эльвира Ганеева) төрле номинацияләрдә илледән артык музыкаль номер тәкъдим ителде. Шөн ягы ир-егетләре өздереп гармуннарда уйнап, “Сине генә көтәм, сине генә сагынам…” дип җаннарны айкатып җырлап башланып киткән бәйге биш сәгатькә якын барды.

гарм рауф2Нәтиҗәдә, бездә беренче тапкыр оештырылган “Уйнагыз, гармуннар!” регионара фестивале иң оста баянчысы исеме Сосновкадан Радик Фәләховка, Урта Шөннән Альберт Хәлимовка бирелсә, гармунчылар арасыннан Шөн ягыннан Гәләветдин Гыйләҗетдинов осталарның остасы дип табылды.

Бәйгедә катнашканнар арасында иң яшь башкаручы Кызыл Алан бистәсеннән Родион Мингазов булды. Аңа бары тик алты яшь.

– Фестивальдә катнашучыларның һәрберсе махсус дипломга һәм кыйммәтле бүләкләргә ия булды, – диде Киров өлкәсе татарларының региональ мәдәни-агарту иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Рәүф Фәсхетдинов. – Бәйгене оештыруда катнашкан бар кешегә һәм матди яктан ярдәм иткән Сосновка төбәге тумышлы татар эшмәкәрләре Наил Сәитов, Рауил Нургалиевка чиксез рәхмәт.

Ш.Хәлимова

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*