tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Гармуным – гомер юлдашым
Гармуным – гомер юлдашым

Гармуным – гомер юлдашым

Түбән Камада 12 сентябрь көнне беренче тапкыр гармунчылар бәйрәме узды.

Бу бәйрәмне шәһәрнең мәдәният идарәсе, милли мәсьәләләр бүлеге, Ак сакаллар шурасы, Бөтендөнья татар конгрессының бүлеге үткәрде. Талир тәңкә” ансамбленең җитәкчесе Флер Гайнемухаметов бу чараны оештыруга күптән хыяллана идем ди.

Бәйрәмгә Ганиев Рөстәм Мәҗит күп кунаклар чакырган иде: бөтен дөньяга танылган гармунчы Татарстанның атказанган артисткасы Флера Хөрмәтованы, Татарстанның халык Башкорстанның атказанган артисты Фән Вәлиахметовны, Татарстанның атказанган артисты,Башкорстанның атказанган мәдәният хезмәткәрен композитор Фәнир Галимовны Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе,язучы, җырчы Алмаз Хамзинны. Алар үзләренең чыгышлары белән барлык шәһәрдәшләребезне һәм кунакларны таң калдырдылар. Бәйрәмдә 30 артык гармунчы чыгыш ясадылар арада профессиональ һәм үзешчән дә бар иде. Алар Түбән Камадан гына түгел төрле авыллардан: Ташлык, Афанас, Тоба, Чаллы башы, Красный Кадкадан хәтта Сарман районы Иске имән авылыннан 91 яшендәге Фатыйма апа килгән иде. Ул өздереп “ Азалак авылы “ көен уйнап бар халыкны шаккаттырды.

Гармун, баян, курай моңына чумып кеше рәхәтләнеп ял итте.Дәртле бию көйләр уйналганда утыручылар түзмәде биеп, җырлап яшь чакларын искә төшерделәр.Катнашучыларга диплом һәм истәлекле значоклар бирелде. Гармунчыларны бәйрәме белән котлап Марат Файрушин да җырлар бүләк итте. Чара Габдулла Тукай исемендәге ял паркында утте. Форсаттан файдаланып Ганиев Рөстәм паркның эскиз авторына Фирдәвес Хановка башкалабыз Казаннан Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров исемененнән рәхмәт хаты тапшырды. Бәйрәм генә түгел ә татарларның очрашу көне булды. Бу чарада “Нардуган”,”Чишмә”,”Илһам” татар ансамбелләре чыгыш ясады. Киләчәктә тагын шундый җылы бәйрәмнәрне үткәрергә, гореф-гадәткә кертеп калырга дигән ышанычта каласы килә!

Вәсилә Исмәгыйлева, Түбән Кама, Татарстан

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*