tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татар Казанга ни өчен күчә?

Татар Казанга ни өчен күчә?

Соңгы елларда РФ төбәкләреннән һәм БДБ илләреннән Казанга күчеп килүчеләр артты. Яшьләр монда белем алырга, язмыш урта уртаклашыр өчен  яр табарга яки яшь гаиләләргә кирәкле мөмкинлекләр эзләп килә. Икътисади миграция, зур шәһәрдә заманча тормыш шартлары эзләү дә табыгый сәбәп. Ләкин иң кызыклы, милләт өчен мөһим күчеп килүчеләр – үзләренең иҗади һәм рухи потенциалын гамәләгә кую, сәләтләрен ачу өчен ата-баба туфрагына кайтучылар.  Андыйлар  Тукайлар, Җәлилләр, Сәйдәшләр, Җиһановлар йөрегән урамнарда йөреп, төрле иҗади үзәкләргә, оешмаларга кереп көтелмәгән ачышлар ясыйлар, үзләренең күпъяклы сәләтләрен эшкә җигәләр.

Шундый ларның берсе – режиссер, оператор, кино һәм телевидение белгече, рәссам Фәйзрахман Камалов. Ул Башкортостанның Чакмагыш районында туып үскән, Ленинградта дизайны буенча югары белем алган, “Ленфильм студиясендә” абруйлы кино белгечләреннән  сабак алган, сынлы сәнгать, рәсемнәр төшерәдә дә үз ысулын, иҗади юлын тапкан.

Берничә ел элек ул гаиләсе белән Казанга күчеп килеп, үз көче белән йорт салып керде, “Яңа гасыр” каналы өчен “Яралы язмышлар” телефильмнар шәлкемен эшләүдә оператор һәм реңиссер вазыйфасын үтәде. Бөтен дөнья татар конгрессы Башкарма комитетының “Дөнья”аидестудиясен оештырып җибәрүгә дә аның хезмәте, профессиональ тәҗрибәсе салынды.

Казанга кайткан Камаловларның төп ” күчтәнәче” -аларның милли аңлы, туган телне, татар мәдәниятен, фәнен яратучы уллары Ильяс һәм Салават. Ильяс  Казанда музыка колледжын тәмамлап, хәзер консерваториядә беръюлы ике белгечлек буенча – композиторлык һәм виолончель бүлегендә укый, концертларда чыгыш ясый. Аның энесе Салават техник университетта белем ала, төрле халык телләрен, мәдәниятларын өйрәнә.

Файзрахман Камаловның рәссам буларак иҗат җимешләрен аның  Дзержинский урамында урнашкан Мәҗитов музей залында үткән “Гасырлар һәм мизгелләр” күргәзмәседә күреп була. Бу күргәзмәнең  ачылышында абруйлы сәнгать белгечләренең Ф.Камало иҗаты турында әйткә фикерләре игътибарга лаеклы.

Димәк Казанга төрле төдәкләрдән күчеп килеп, монда үз язмышларын тапкан, милли мәдәнияткә хезмә иткән Г.Коләхмәтов, Ш.Камал, Һ. Такташ, Н.Җиһанов, Х.Бигичев традицияләре әле дә дәвам итә.

Ф.Камалов төрле юнәлешләрдә, жанрларда иҗат итеп, заманча сәнгать һәм рухият уңышына ирешкән шәхес. Ул Казанга рухи байлык, яңалык төяп килгән. Милләтебезнең туплануы, яңарышы менә шундый шәхесләрнең Татарстаннан читтә торып та, милләткә хезмәт итү үрнәге Ф.Камаловның бу күргәзмәсендә ачык күренә. Вакыт табып “Дөнья” студиясе сәхифәсендә  шушы видеофильмны карасагыз, һич үкенмәссез.

Римзил Вәли

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*