tatruen
Баш бит / Яңалыклар / 2 июньдә Гата Камскийга 40 яшь тулды

2 июньдә Гата Камскийга 40 яшь тулды

Бу видеоязма 1992 елда Гата Камский әтисе Рөстәм белән Казанга килгәндә төшереп алынган.

Гата Рөстәм улы Камский 1974 елның 2 июнендә  Кемерово өлкәсе Новокузнеөки шәһәрендә туган. Аның бабасы Гатаулла Сабиров-Камский – күренекле артист, Ташкент, Оренбур, Сәмәрканд, Орски шәһәрләренең татар театрларында уйный. Аның иң озак хезмәт иткән урыны – Оренбур татар драма театры ( 1923-1940).

Гатаулла Камскийның чын фамилиясе Сабиров. Ул ишан улы булган, әйбәт белем алган. Әмма әтисе юлыннан китмәгән, сәнгатьне сайлаган. Оренбурда күп еллар дәвамында артист, режиссёр булып эшләгән.

Гатаулла Сабиров Татарстанның  Кама җирлегендә дөньяга килә. Артист үзенә Камский дигән тәхәллүс ( псевдоним) ала. 1918 елга кадәр ул авылларда спектакльләр куя. Ә 1923 елдан Оренбур драма театрында эшли башлый. Рөстәмнең әнисе – аның икенче хатыны, үзеннән 18 яшькә яшь булган.

Гата Камский  яшь кенә килеш шахматта зур уңышлар ирешә, әтисе белән 1989 елдан АКШ та яши. Ул 2002 нче елда Казан кызы Алисә белән таныша. Гата һәм Рөстәм Камскийлар үзләренең хәләл җефетләре белән  Нью-Йоркта яши, Алисә белән Гатаның Адәм исемле уллары бар. Гата Камский әтисе белән беричә тапкыр Казанга килеп, шахмат тактасы артында Татарстанның данын саклау турында сөйләшүләр алып барганы бар. 2011 елда Гата шахмат буенча дөнья чемпионатының  Казанда үткән сайлап алу ярышларында катнашкан иде.

2014 елда Гата Камский Татарстан исеменнән рәсми ярышта катнашты. Апрель аенда Краснодар краеның Сочи шәһәре янәшәсендә урнашкан Лоо кәсәбәсендә Россия шахмат клубларны арасында ярышында   Татарстан аләме астында чыгыш ясаучылар арасында беренче тактада Татарстан даны өчен Америкада  яшәүче милләттәшебез, шахмат буенча АКШ чемпионы, халыкара гросмейстер Гата Камский уйнады.

 

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*