tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Гаяз Исхакый сайты ачыла
Гаяз Исхакый сайты ачыла

Гаяз Исхакый сайты ачыла

Тиздән Гаяз Исхакый иҗатына багышланган isxaki.com сайт ачылачак! Сайтта Исхакыйның әсәрләре, фотосүрәтләре, видеоязмалар, аудиокитаплар һәм күп төрле кызыклы материаллар урын алачак, дип хәбәр итә оештыручыларның берсе булган Наил Нәбиуллин. – Исхакый сайтын булдыру – ул зур һәм мөһим эш.

Аның иҗатын интернетка чыгару бик мөһим. Гуглда эзләп карагыз әле, ничә әсәрен табырсыз икән? Иң күбе 5-6: “Остазбикә”, “Кәҗүл җитек”, “Ул әле өйләнмәгән иде”, “Зөләйха”, “Ике йөз елдан соң инкыйраз”. Гаяз Исхакый сайтында исә, бөтен әсәрләр бер урында тупланачак, – ди Наил Нәбиуллин.

idel-tat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*