tatruen
Баш бит / Слайдер / ГАЙШӘ ХАНЫМ ҺӘМ АНЫҢ «ПАРИЖ ОЧЕРКЛАРЫ»
ГАЙШӘ ХАНЫМ ҺӘМ АНЫҢ «ПАРИЖ ОЧЕРКЛАРЫ»

ГАЙШӘ ХАНЫМ ҺӘМ АНЫҢ «ПАРИЖ ОЧЕРКЛАРЫ»

Хатын-кызларның, шул исәптән мөселман хатын-кызларның да, җәмгыятьтәге урыны хакында элек-электән төрле-төрле фикер-карашлар яшәп килә. XIX гасыр ахыры – XX йөз башы төрки-татар матбугаты да бу проблемага зур игътибар биргән. Шулар арасында 1908–1911 елларда Франция башкаласы Парижда кумык халкының күренекле вәкиле Мөхәммәтбәк Хаджетляше мөхәррирлегендә рус телендә нәшер ителгән «Мусуль­манин» дигән популяр-иҗтимагый, гыйльми-әдәби журналны да атап китәргә була.

32 битле әлеге журнал айга ике тапкр дөнья күргән. Ул, нигездә, Төньяк Кавказдагы тау халык­ларының һәм Россия мөселман­нарының милли-мәдәни үсеш проблемаларын яктырткан. Төп эчтә­леген исә Россия мөселманнары тормышыннан, мөселман иллә­реннән алхәбәрләр, мөселман халык-лары арасындагы мәгариф-мәктәп, мәгърифәтчелек эшләре, мөселман хатын-кызларның җәм­гыятьтәге урыны мәсьәләләре, шәрык сәнгате, әдәбияты һәм гыйлеме, мөселман армияләре көнкүрешенә караган материаллар, әдәби әсәрләр, финанс-сәүдә, спорт яңалыклары тәшкил иткән.

Мөселман хатын-кызларның XX гасыр башы Россия империясе шартларындагы иҗтимагый хәлен, тормыш-көнкүреш шартларын як­тырткан язмаларның күркәм бер мисалы – Гайшә ханым («Айша-ханум») авторлыгында журналда 1910-1911 елларда дөнья күргән «Париж очерклары» («Очерки Парижа») цик-лы. Бу очерклар Франция башкаласында яшәгән, аның тормыш-көнкүрешен яхшы белгән инсан тарафыннан язылган. Автор, парижлыларның XX гасыр башындагы тормышын тасвирлау белән бергә, күзәтүләрен шул чор Россия мөселман өммасы тормышы белән чагыштырып, билгеле бер нәтиҗәләр ясарга, соңгысының хәлен Европа казанышлары яссылыгында карап, алгарыш юлларын билгеләргә омтыла. Шунысы игътибарга лаек, автор журнал укучыларын һич кенә дә XX гасыр башындагы бай тормышлы Париж тәртипләреннән үрнәк алып, аларга сукырларча иярергә чакырмый. Киресенчә, мөселман хатын-кыз күзлегеннән карап, ул анда күп кенә  җитешсезлекләр күрә, аларны тәнкыйть утына ала. Кыскасы, авторның чагыштырулары һич кенә дә парижлылар файдасына түгел!

«Мусульманин» журналы бит­ләрендә «Айша-ханум» исеме бе­лән «Париж очерклары»н бастырган авторның чын исеме – Гайшә Богданова.

Гайшә Богданова – XIX гасыр азагы – ХХ гасыр башы татар иҗтимагый хәрәкәтендә күренекле урын тоткан зур шәхес. Ул 1890 елның 24 ноябрендә Казан шәһә­рендә сәүдәгәр гаиләсендә туа.  Яхшы тәрбия-лелекнең нигезе гаиләдә ятуын искә алсак, Гайшә­нең зыялы гаиләдән булуына шик юк. Әтисе Габдулла һәм әнисе Маһруй Казанның Иске Татар бис­тәсендә яшәгәннәр. Гайшә 1899 елда Казандагы Мария гимназия­сенә (Мариинская гимназия) укырга керә. Әлеге гимназия Идел буендагы иң абруйлы гимназия булып санала, биредә, уку-укыту эшләрен югары катлам кызлары өчен ачылган институтларга (Институт благородных девиц) якынайту максатыннан, 1879 елдан ук алдынгы уку программалары кертелә башлау үзе үк күп нәрсә турында сөйли.

Гимназиядә татар кызлары да аз булмый. Моның төп сәбәпләренең берсе – 1902 елдан башлап татар кызларының чиркәү-славян теле өйрәнүдән, дини йолаларга катнашудан азат ителүе. Моннан тыш, ата-аналар соравы буенча, биредә ислам дине дәресләре кертелә башлый. Ислам дине дәресләрен алып баручы мулла Фәсәхетдин Мөхетдиновның   кызлары Мәрьям һәм Әминәнең дә шушы гимназияне тәмамлавы мәгълүм. Гайшә Богданова белән бер чорда гимна­зиядә Рокыя Гобәева, Әминә Терегулова, Зәйнәп Саинова, Сара Әхмәровалар укый. Алар барысы да – тарихыбызда билгеле бер урын тоткан гүзәл шәхесләр. Бу асыл туташларыбызның туган телләреннән тыш гарәп, фарсы, рус, француз телләрендә дә сөй­ләшә алулары аларның зыялылык дәрәҗәсен тагын да калкурак итеп күрсәтә.

Мәгълүм булганча, 1903-1904 ел­ларда татар шәкертләре арасында барган ислах хәрәкәте белән янәшә, рус мәктәпләрендә укучы татар яшьләренең мәдәни хәрәкәте дә җанланып китә. Бу хәрәкәт 1904 ел башында «Шимбә» түгәрәге оештырылудан башлана. Гайшә ханым түгәрәк хакында үз истә-лекләрендә болай дип яза: «Шимбә» түгәрәген алдынгы татар яшьләре төзеде… Түгәрәк үзенең эшен нык конспиратив (яшерен) рәвештә алып барды, чөнки патша хөкүмәте татар яшьләренең нәрсә эшләүләрен өзлексез күзәтеп тора иде. Түгәрәк революцион эш алып барды, аның мәкъсуды татар массасының аңын күтәрү һәм аңа революцион идея­ләр кертү булды. Мулланур Вахитов бу түгәрәкне төзүчеләрнең, татар яшьләренә революция рухы бөркүчеләрнең берсе иде. Аннары ул Петербург политехника институты студенты булган вакытында башкаладан үзенең туган шәһәренә (Казанга) кайтып, безне Петербург түгәрәкләренең эшләре белән таныштыра һәм андагы революцион хәрәкәтнең барышы турында безнең белән бүлешә иде… Бу чорда Фатих Әмирхан һәм атаклы большевик Хөсәен Ямашев иптәшләр дә күренекле роль уйнадылар. «Мәдрәсәи Мөхәммәдия» шәкерт­ләре ул елларда алдынгылардан саналалар иде. Алар татар яшь­ләрен революциягә әзерләүдә зур хезмәт күрсәттеләр».

«Шимбә» түгәрәгенең тагын бер әһәмиятле башлангычы – татарча өй спектакльләре оештыру. Башта берничә тапкыр рус телендә спектакль куелып, аннары татарчага күчәләр. Татар телендәге иң беренче спектакльләр Гафифә Габитова квартирасында уйнала. «Беренче спектаклебездә Габдерахман Ильясиның «Бичара кыз» исемле әсәре уйналды. Икенче мәртә­бәдә төрекчәдән тәрҗемә ителгән «Кызганыч бала» белән «Гыйшык бәласе»н уйнадык», – дип яза спектакльдә уйнаучы (соңыннан Татар дәүләт театры артисткасы) Суфия ханым Әхмәрова (Мөрсә­лим-бекова). Шунысы да кызык, «Кызганыч бала» спек-такле 1907 елда татар хатын-кызлары өчен генә дә уйнала. Уйнаучы «артистлар» барысы да кызлар. Спектакльдән соң алар үзләренең артист киемнә­рендә фоторәсемгә дә төшәләр.

Гайшә Мария гимназиясен 1908 елда тәмамлый. Иж-Буби кызлар мәдрәсәсендә рус теле укыта. Мәдрәсә ябылгач, Казанга кайтып, Теш табиблары мәктәбенә укырга керә. Бу хакта безгә «Сө­ембикә» журналы («Сөембикә», 1914, 32, 19 б.) хәбәр итә: «Хәзер фельдшерлык, сәүдә мәк­тәп­ләрендә, теш шкуласында укучы байтак мөслимәләр бар. Былтыр Казандагы теш шкуласында мөс­лимәләрдән Гайшә ханым Богда­нова берүзе укый иде. Инде бу ел шкулага мөслимәләрдән өч кеше кергән».

Гайшә ханым, кияүгә чыккач, Ибраһимова фамилиясен ала. Ле­нинград шәһәрендә яши, 1966 елда әле исән була.

Гайшә Богданова Парижга кайчан, нинди шартларда барып чыккан соң? Кызганыч ки, бу шәхес­нең тәрҗемәи хәле буенча мәгъ­лүматлар әлегә бик аз. Журналда урын алган фоторәсемнәр дә Татарстан Дәүләт Милли музее фондларында табылып, матбугатта тәүге кат дөнья күрә. Чынлыкта, Гайшә Бог­данованың, Казанда Теш табиблары мәктәбендә укы­ганнан соң, белем алуын Франциянең Сорбонна уни­верситетында дәвам итүе дә ихтимал. Әлегә кадәр без анда укыган туташларыбыздан Сара Шаку­лованы гына белә идек. Әмма Польша татарларыннан булган Үзбәк Якуб улы Богдано­вичның хәбәр итүе буенча, Сор­боннада биш татар кызы белем алган.

Фотода: сулдан уңга: Габитова Рабига, Гобәйдуллин Газиз, Х. Гали, Богданова-Ибраһимова Гайшә,  Гобәйдуллина Мәрьям, Мөхәммәдъяров Шакир, Габитова Зәйнәп. 1907-1908 еллар.

Фотода: сулдан уңга: Габитова Рабига, Гобәйдуллин Газиз, Х. Гали, Богданова-Ибраһимова Гайшә,
Гобәйдуллина Мәрьям, Мөхәммәдъяров Шакир, Габитова Зәйнәп. 1907-1908 еллар.

«Сөембикә» журналы укучыларына «Париж очерк-лары» циклыннан хатын-кызларның тигез хокуклылыгына багышланган язма (бераз кыскартып) тәкъдим итәбез.

Рәшит Галләм,
тарих фәннәре кандидаты,
ТФА Ш. Мәрҗани исемендәге
Тарих институты өлкән фәнни хезмәткәре.
Тәэминә Биктимерова,
тарих фәннәре кандидаты,
ТФА Ш. Мәрҗани исемендәге
Тарих институты өлкән фәнни хезмәткәре.

syuyumbike.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*