tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Газинур Гафиятуллинны тагын бер кат искә төшерик
Газинур Гафиятуллинны тагын бер кат искә төшерик

Газинур Гафиятуллинны тагын бер кат искә төшерик

Татарстанның гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министры Рафис Хәбибуллин үзенең хезмәттәшләрен Советлар Союзы Герое Газинур Гафиятуллин истәлеген мәңгеләштерүгә өлеш кертергә өндәде. Герой якташыбыз Бөек Ватан сугышына киткәнче, әле авылда яшәгәндә янгын сүндерүче булып та эшләгән икән.

“Мин барлык хезмәттәшләремне үз хисапларына Газинур Гафиятуллинның берәр һәйкәленә яхшы һәм лаеклы дәрәҗәдә ремонт ясатырга чакырам. Бу күңел өчен һәм фашизм өстеннән Җиңүнең 70 еллыгына Татарстанның барлык коткаручыларыннан кечкенә генә бүләк булсын. Үсеп килүче яшь буын Җиңүнең безгә нинди хакка төшкәнен белсен өчен без солдат һәйкәлләрен сакларга тиеш. Бу – туган илебезнең тарихы, бабайларыбызның истәлеге”, – дип белдерде Рафис Хәбибуллин министрлыкның еллык эш нәтиҗәләренә багышланган утырышында.

Газинур Гафиятуллин 1913 елның 13 гыйнварында Шөгер районының (хәзерге Лениногорск) Сугышлы авылында туган. Бик авыр тормышта яшәгәннәр алар. Газинур туганда әтисе Гафиятулла патша армиясендә хезмәттә булган. Аннан имгәнеп, сәламәтлеген какшатып кайткан. Газинурга алты яшь тулганда әнисе вафат була. Гафиятулла кечкенә улын ияртеп, төрле авылларда көтү көтеп көн күрә. Бераздан яңа гаилә кора.

30нчы елларда авыл кешеләре күрше Бөгелмә районына күченә башлый: анда яңа “Красногвардеец” колхозы оеша. Гафиятулла абзый гаиләсе дә шул якларга чыгып китә. Алар килеп төпләнгән авыл да хәзер Сугышлы дип атала. Газинур авылдагы башка егетләр белән бергә урман кисә, юл төзелешендә катнаша, колхозда ат карый. Әтисе озак еллар янгын сүндерүче булып эшли, улы да аңа ярдәм итә. Кайнар ут ялкыннарыннан колхоз милкен һәм кеше гомерләрен саклап калырга ярдәм иткән Газинурның батырлыклары турында аның хатыны Гыйльмури әби әле дә искә алып сөйли.

газинур гафиатуллин текстка 1

Гыйльмури әбигә инде 96 яшь. Ул Бөгелмә шәһәрендә яши. Гыйльмури әби дә тумышы белән Шөгер якларыннан. Аның да балачагы хәсрәтсез үтмәгән, үги әти белән үскән. Газинур белән алар 1934 елда өйләнешәләр. “Аерым йортка чыгып тора башлаганда Газинурның бер алюминий кружкасы, бер шинеле, ә минем палас һәм ике кечкенә мендәрем бар иде. Паласны сәкегә җәябез дә Газинур миңа эчкә кереп ятарга куша, үзе кырыйга яткач, паласның икенче башыннан әйләндереп өскә яба торган иде,” – дип хатирәләрен яңарта Гыйльмури әби.

Гыйльмури әби яшәгән агач йорт Бөгелмә шәһәренең 8нче урта мәктәбеннән ерак түгел. Ул элек үзе дә шушы мәктәптә эшләгән. Хөкүмәтебез аңа яңа фатир да биргән. 8нче мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Сания Фәтхлисламова сөйләгәнчә, өлкән яшьтә булуына карамастан, Гыйльмури әби укучы балаларны һәрвакыт ачык йөз белән каршы ала. Балаларга Газинур Гафиятуллин турында, элеккеге тормыш-көнкүрешләре, иренең батырлыклары турында сөйли, элеккеге фотосурәтләрне күрсәтә. Әле күптән түгел мәктәпнең 5нче сыйныф укучылары Гыйльмури әбидә кунакта булды.

газинур гафиатуллин текстка 2

Гыйльмури белән Газинур Гафиятуллиннарның өч баласы туа. Олы кызы Сәмига Карагандада яши, улы Мөдәррис яшьли һәлакәткә очрап үлә. Төпчеге Әнвәр абый да инде җитмеш яшен узган. Ул әтисен бер тапкыр да күрмәгән: Газинур фронтка китеп, ун көннән соң туган.

– Газинурның колхозда яраткан кара айгыры бар иде. Сугышка китәсе көнне аның белән хушлашырга барды. Айгырны кочып елады, аерылышу мизгелен тоепмы, атның да күзләреннән яшьләр тамды”, – дип искә алып сөйләде Гыйльмури әби балаларга. – Ул чакта ирләрне Бөгелмәгә алып киттеләр. Икенче көнне авыл хатыннарына шәһәргә озатырга барырга колхоздан ат бирделәр. Килдек, ә Газинурларны инде фронтка җибәргәннәр. Шулай итеп, авылдан чыгып киткән көн соңгы күрешүебез булды…

Газинур Гафиятуллинны Петрозаводскига юллыйлар. Баштарак ул санитар булып хезмәт итә, яу кырыннан яралыларны арбага салып, кыр госпиталенә ташый. Аннан 17не укчы полкына эләгә. 1943 елың 5 декабрендә Газинур кече сержант званиесендә кече командирлар әзерләүче полк мәктәбен тәмамлый.

1944 елның 13 гыйнварына каршы төндә 37нче дивизиянең 20нче укчы полкы каты бәрелешкә керә. Солдатлар Псков өлкәсенең Овсищи авылын фашистлардан азат итәргә тиеш була. 2нче батальон алдында дошман позицияләрен юк итү бурычы куела. Таң атканда сугышчылар дошман утына каршы һөҗүмгә чыга. Автомат һәм гранаталар күтәргән сержант Гафиятуллин да кар төсле ак халатында алга таба шуыша. Дотка 25 метр кала ул аягүрә басып, өч граната ташлый. Пулемет бер мизгелгә туктап калса да, яңадан ут яудыра башлый. Шуннан Газинур амбразураны күкрәге белән каплый. Ул арада бөтен батальон күтәрелеп торып, һөҗүмгә ташлана…

Александр Матросов батырлыгын кабатлаган Газинур Гафиятуллинны Калинин өлкәсе Новосокольнический районындагы Екимово авылы янында җирлиләр. Аңа бу вакытта 31 яшь була. СССРның Югары Советы Президиумы Указы белән 1944 елның июнендә Газинур Гафиятуллинга үзе үлгәннән соң Советлар Союзы Герое исеме бирелә. 1963 елда аның җәсәден Псков өлкәсенең Великие Луки районы Иваново авылындагы туганнар каберлегенә күчерәләр.

Якташларының батырлыгын туган җирендә һәрвакыт истә тоталар. 1963 елдан Бөгелмә районының Сугышлы авылында Газинур Гафиятуллин музей-йорты эшли. Бөгелмә, Лениногорск шәһәрләрендә, шулай ук Сугышлы авылында Газинур Гафиятуллинга һәйкәлләр куелды. Татарстандагы шәһәр һәм авыл урамнары аның исемен йөртә.

Лилия Гаделшина,
“Интертат” ЭГ

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*