tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Газиз халкына хезмәт итүче галимә
Газиз халкына хезмәт итүче галимә

Газиз халкына хезмәт итүче галимә

28 нче апрель көнне  Төмән дәүләт универститеты филиалы Тубыл пединститында “Төмән өлкә татарларының сөйләм телләре корпусы” мультимедиа  проектның презентациясе үтте.

Г.утяшеваПедагогика фәннәр кандидаты, доцент Елена Витальевна Клименко презентацияне ачып, илкүләм проект кысаларында фәнни эшчәнлегендә югары уңышларга ирешкән, проектның авторы филология фәннәр кандидаты, доцент Гүзәл Җәгъвар кызы Фәйзуллинага сүз бирде.

Ул  Россия Президенты грантына лаеклы булып, ел дәвамында алып барган фәнни хезмәте белән коллегаларын, иҗтимагый оешма вәкилләрен, массакүләм мәгълүмат чараларыннан килүчеләрне таныштырды. Кунаклар игътибарына презентация проекты кысаларында мультимедиа корпусының эшен күрсәттеләр: сүзләрне морфологик, экстралингвист критерийлар буенча  табу, фото һәм видео материаллар белән таныштыру булды. Бер елда өлкәбезнең илледән артык татар авылларында булган галимәне халкыбызның туган телләре, гореф-гадәтләре, бәетләре, яшәеше кызыксындырганын, фәнни яктан бу төбәктә яшәүче милләттәшләребезнең сөйләм телләрен төпләп өйрәнүен күрде коллегалары. Гүзәл Җәгъвар кызының чыгышы экраннан фото һәм видео материллар аркылы күрсәтелеп барды. Вәчир, Вәрмахли, Лайтамак һәм башка татар авылларында яшәүче якташларыбызның экраннан  чыгышларын игътибар белән тыңлады, карады  чарага килүчеләр.

Презентациядә фән хезмәткәрләре, мәктәпләр һәм гади халкыбыз өчен,  кыйммәтле хәзинәбезне саклап, фәнни яктан өйрәнү, эш төркемен оештыру дәвам ителәчәге турында сүз алып барылды. Гүзәл Җәгъвар кызы: ”Төмән өлкәсендә йөз кырыкка якын татар  авыллары бар.  Бу авылларда яшәүче татарларның сөйләм телләре бер-берләреннән аерылып торалар. Бу телләрне, авылларның тарихын, этнографиясен, географиясен фәнни яктан өйрәнеп, экспедицияләрне дәвам иттереп, системалаштырып халыкка электрон вариантын тәкъдим итү өчен әле күп эшләр башкарып чыгарга кирәк. Лингвистик эзләнүләрдә диалектлы корпус яңа чыганак була,” – диде ул.

Гомумән әйткәндә, галимәнең өлкәбездәге татар авылларында  яшәүче милләттәшләребезнең телләрен өйрәнүдә ирешелгән уңышлары актуаль мәсъәләләрне күтәреп чыга. Корпуста китерелгән мәгълүматләргә таянып  этномәдәни компонентлы мәктәпләрнең эшләячәге турында шәһәрнең унбишенче мәктәп директоры Сәет Заир улы Хисмәтуллин чыгыш ясады.

Төмән дәүләт университетының Тубылдагы филиалының директоры, профессор Елена Анатольевна Короткова чыгышында: ”Бүген безнең өчен һәм коллегабыз Гүзәл Җәгъвар кызы Фәйзуллина өчен -бу очрашу зур вакыйга. Очрашу  -нәтиҗә ясау өчен түгел. Без бу проектның дәвамын күрәсебез килә. Бу тема галимнәрнең игътибары үзәгендә. Коллегабызның уңышларына шатланабыз, киләчәктә дә, экспедицияләр оештыру, лаборатория эшен башкару өчен уңай шартлар булдырырга тырышырбыз,” -дип сөйләде.

Өлкәбездә яшәүче татар халкының сөйләм телләре  корпусы проекты, проект нигезендә электрон корпуслар, сүзлекләр төзү  татар теле ресурсларын баету өчен яңа мөмкинлекләр ача. Чарада бу мәcъәләгә битараф булмаган профессор Е.Н.Ермакова, тарих фәннәр кандидатлары: Ю.Н.Квашнин, Г.Т.Бакиева, С.Р.Муратова, доцент З.А.Тычинских, филология фәннәр кандидатлары  Г.Х.Ташкеева, А.А.Фәттахова һәм башка белгечләр, ТРОО “Мирас” иҗтимагый оешма җитәкчесе Л.А.Шәмсетдинова  катнаштылар. Бу көн тубыллылар, чын мәгънәдә, тантана иттеләр. Газиз халкына, теленә, гореф-гадәтләренә гашыйк булган галимә  Г.Җ.Фәйзуллинаның уңышларына сөенделәр, киләчәктә дә яңа үрләр яулавын теләделәр. Чара, милли ризыкларга бай булган чәй табыны артында, әңгәмә корып йомгакланды.

Римма Умитбаева, Тубыл

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*