tatruen
Баш бит / Әңгәмә / Германия галиме Казанны һәм татарларны ошаткан
Германия галиме Казанны һәм татарларны ошаткан

Германия галиме Казанны һәм татарларны ошаткан

Татарлар, Татарстан тормышы белән чит ил вәкилләре даими танышып торуы беркемгә дә сер түгел. Чит ил галимнәрен халкыбызның мәдәнияте, тарихы, үзенчәлекле тормышы да  кызыксындыра. Шуларның берсе – Марлиз Бильц-Леонхард.

Марлиз Бильц-Леонхард Германиянең Любек каласында яши. Заманында Татарстанга килеп фәнни эшен җәелдергән ул. Җәһәт әңгәмәбездә татарлар тормышына битараф булмаган Марлиз белән таныштырабыз. Әле аның киләчәктә дә татарлар белән элемтәләрен ныгытырга исәбе бар.

– Марлиз, сезне татар мәдәнияте нәрсәсе белән җәлеп итте? Дөньяда башка төрки халыклар да күп бит…

– Фәнни җитәкчем “СССРда үзгәртеп кору һәм таркалу чорында рус булмаган халыкларның үсеше” дигән проект уйлап тапты. Һәм мин татар мәдәнияты турында хәбәрдар булдым. Бу проектка бик күп халыклар кергән иде, шул исәптән төркиләр дә. Җитәкче тасвирлап күрсәткәч, үзем кайсы халыкны өйрәнәчәгемне билгеләдем. Татарларны сайладым һәм бер дә моңа үкенмәдем. Бу юнәлештәге фәнни хезмәтем минем тормышымны, рухымны баетты.

– Сез Казанда да еш булгансыз икән. Безнең кала нәрсәсе белән истә калды?

– Әйе, Казанда бер генә мәртәбә булмадым. Мин сездә 2000, 2001, 2002, 2003, 2006 елларда бардым. Шәһәр миңа бик ошады, күп мәдәниятле, төрле, ачык кешеләре белән бай. Бер сүз белән әйткәндә, биредә вакытымны уңышлы уздырдым. Якын дуслар да тиз таптым, татар телемне дә камилләштердем. Татар телен Гамбургта торганда ук миңа бер татар туташы өйрәтә башлаган иде. Кремльдә Кол Шәриф мәчете төзелешен күзәттем. Миңа Казандагы метро бик ошады. Матур татар орнаментлары белән бизәлгән бит ул сезнең, бу үзенчәлекле күренеш.

– Казанга тагы килергә теләгегез юкмы?

– Хәзер инде мин фән белән шөгыльләнмим, журналист булып эшлим. Рус әдәбияты тәрҗемәчесе булырга исәбем бар. Ләкин Татарстанга кабат килергә исәбем юк түгел.

-Заманында немецлардан Карл Фукс татарлар тормышы белән кызыксынган, өйрәнгән. Сезнең дә фәни кызыксынуга ул этәргеч булмадымы?

– Карл Фукс турында мин Казанга килгәч кенә ишеттем. Минем фәнни кызыксынуымның максаты – немецларның ролен өйрәнү түгел иде. Татарлар турындагы фәнни хезмәтләремне интернет киңлекләрендә дә табарга мөмкин. Алар төрле фәнни китапларда һәм журналларда дөнья күрде.

– Безгә мәгълүм булганча, сез язучы Илдар Әбүзәровның әсәрләрен немец теленә тәрҗемә итәргә ниятлисез? Башлыча кайсыларына тукталырга ниятегез бар? Укычыларда зур кызыксыну уяткан “Корбан-роман”ы түгелме?

– Әлегә кайсысы әсәренә тукталачагыма анык кына карар кылмадым. Үзе белән дә элемтәгә чыгарга кирәк.

– Марлиз, ни өчен сезне аның иҗаты җәлеп итте?

– Әбүзәров Германиядә кызыклы һәм өметле язучы буларак мәгълүм. Аның бер романы немец теленә тәрҗемә ителгән – “Trolleybus nach Osten”. Әсәр миңа бик ошады, ул, гомумән, немец халкының игътибарын җәлеп итте. Әбүзәров татар милләтеннән. Миңа калса, ул милләте хакында күп яза. Шәхсән немец вәкиле буларак та, мин үзем дә татар мәдәниятен, тормышын өйрәнгән галим буларак та, Илдарның әсәрләрен немец теленә яхшы тәрҗемә итәр идем.

– Сезгә уңышлар теләп калабыз.

Автор: Мөршидә Кыямова
Чыганак: “Интертат” ЭГ

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*