tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Германиядә Татарстан рәссамы Ирек Мусин күргәзмәсе узачак
Германиядә Татарстан рәссамы Ирек Мусин күргәзмәсе узачак

Германиядә Татарстан рәссамы Ирек Мусин күргәзмәсе узачак

27 февраль көнне Германиянең Берлин шәһәрендә урнашкан Россия Фән һәм мәдәният үзәгендә Татарстан рәссамы Ирек Мусинның шәхси күргәзмәсе ачыла. Экспозиция Бәйсез Дәүләтләр Бердәмлеге, чит илләрдә яшәүче ватандашлар һәм халыкара гуманитар хезмәттәшлек буенча федераль агентлык белән хезмәттәшлек һәм Россиянең Германиядәге Илчелеге ярдәмендә оештырылган.

Ирек Мусин – Россия һәм Татарстан Рәссамнар берлеге әгъзасы. “Заманча сәнгать альянсы” иҗат берләшмәсе әгъзасы. Мәскәү, Санкт-Петербург, Бухарест, Берлинда узган халыкара заманча сәнгать конкурслары җиңүчесе. Аның күргәзмәләре Татарстанда гына түгел, Мәскәүдә, ерак чит илләрнең күп кенә илләрендә узган. Эшләре Россия, Англия, Франция, Кытай, Төркия, Греция, АКШ, Германиядә шәхси коллекцияләрдә саклана.

http://mincult.tatarstan.ru/

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*