tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Гиннесс китабына кертерлек
Гиннесс китабына кертерлек

Гиннесс китабына кертерлек

“Дөнья хәлләре кискенләшкән саен нигәдер Фатих Кәрим кебек кешеләр искә төшә. Ә бит Фатих Кәрим – Бөек Ватан сугышы шагыйре. Бүгенге дөнья белән узган сугышның арасы нигә шулай якыная? Ике кырыс чор. Татар совет поэзиясендә шул чорны Фатих Кәримнән дә тулырак чагылдырган башка бер шагыйрь дә юк. Кенигсберг янында сугышның бөек үренә, үзенең иҗат үренә күтәрелде, үз шөһрәтенә шул солдат үреннән карап үлде. Үзенә йөкләнгән зур эшне башкарып китте шагыйрь”. Бу юлларны танылган шагыйрь Сибгат ага Хәким каләмдәше турында язып калдырган.

Ф.Кәрим кебек каһарманнарның еллар узган саен кадерләре артуын да тормыш үзе раслап бара кебек. Күптән түгел патриот-шагыйрьнең туган авылы – Башкортстанның Бишбүләк районы Ает авылында аның тууына 110 ел тулу уңаеннан яңартылган музеен караганда Сибгат аганың  Ф.Кәрим турында язып калдырган бу сүзләре кабат искә төште. Аны ачу тантанасында Татарстан Премьер-министры урынбасары, Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев, Татарстан Язучылар берлеге рәисе, танылган драматург Данил Салихов, Татарстанның халык шагыйре Ренат Харис, язучы Галимҗан Гыйльманов, Әлмәттә яшәп иҗат итүче язучы Миңзифа Әхмәтшина, әдәбият галимнәре Фоат Галимуллин, Рамил Сарчин, Татарстан Милли музееның генераль директоры Гөлчәчәк Нәҗипова, Фатих Кәримнең кызы Ләйлә Кәримова, аның улы Артем Кәримов, Башкортстан Премьер-министры урынбасары вазыйфасын башкаручы Ленара Иванова, Башкортстан Язучылар берлеге рәисе Зәки Алибаев, Бишбүләк районы хакимияте башлыгы Наил Гатаул­лин һ.б. катнашты.

Патриот-шагыйрь мәгърур тау­лар итәгеннән агып узучы Дим елгасы буенда урнашкан гүзәл табигатьле Ает авылында мулла гаиләсендә кадерле төпчек – унберенче  бала булып дөньяга килгән. Кечкенә Фатих, гаиләдә куелган тәртипне, тәрбиялелекне үзенә сеңдереп үсү, китаплар укырга ярату белән бергә, туган ягының гүзәллеге белән хозурланып, елгасында су кереп, балык тотып үсә. Патриот шагыйрьнең Гобәйдә апасы сөйләгән истәлекләрдә  кечкенә Фатихның бик тә басма  сүзне яратуы, хәтта балык тотарга да китап алып баруы турында  әйтелә. Ә инде әниләре Гөлҗамалның балаларына сөйләгән әкиятләре, моңлы итеп сузып бәет-мөнәҗәтләр көйләве үзе бер дөнья булып кабул ителгәндер. Абый-апалары янында 4-5 яшьләрендә үк укырга-язарга өйрәнгән Фатих башлангыч белемне авыл мәктәбендә ала. Ает татар авылы бул­гач, дәресләр дә бары тик туган телебездә генә алып барыла. Бүген инде мәктәп Фатих Кәрим исемен йөртә, ә фәннәр рус телендә укытыла. Мәктәптә күрше-тирә рус, башкорт  авылларыннан да балалар белем ала. Уку йортында татар һәм башкорт телләре атнага икешәр дәрес кенә кертелә. Мәктәпнең тарих музеендагы витрина һәм стенд патриот-шагыйрьгә багышлап корылган.

Ф.Кәрим музее Ает авылында – аның туган нигезендә 1971 елда ачыла. Щитлардан корылган бинаның, әлбәттә, тышкы күренеше дә бик күркәм булмагандыр. Аны 1999 елда кирпечтән корылган бина белән алыштыралар.  Әлбәттә, ярты гасырга якын вакыт эчендә бина искерә, әдәби-мәдәни чаралар вакытында килгән кунаклар өчен дә кысанлана. Аннары мирасханәгә патриот-шагыйрьнең тормыш юлы, каһарманлыгы турында яңа мәгълүматлар да туплана, фондлар байый тора. Бинаны төзекләндерү, балалар белән тәрбияви чаралар үткәрү өчен шартлар тудыру мәсьәләсе алга баса. 2017 елда узган Бөтендөнья татар конгрессының V Корылтаенда Башкортстаннан килгән делегатлар, Татарстан Премьер-министры урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиевка, музейны төзекләндерү һәм киңәйтү кирәклеген әйтеп, үтенечләрен белдерә. Җитәкче аларның гозере үтәләчәген ышандыра һәм, үз чиратында, Татарстан Президентына, хәлне аңлатып, мөрәҗәгать итә. Аннары инде Президент Р.Миңнеханов ярдәме белән бүленгән акчага музейга янкорма кору һәм иске бинасын төзекләндерү эшләре башкарыла. Шулай итеп 63,4 квадрат метрлы кысан бина 174 квадрат метрлыга әверелә.

Яңартылган музейда барлык уңайлы шартлар тудырылган. Татарстан Милли музее хезмәткәрләре экспозицияне заманча технологияләр кулланып, шагыйрьнең кызы Ләйлә Кәримова киңәшләрен истә тотып корган. Хәзер мирасханәдә Ф.Кәрим язмышы һәм аның каһарманлыгы заманча чаралар белән тасвирлана. Музейның ачылышы вакытында Ленара Иванова искәрткәнчә, патриот-шагыйрьнең иҗатын һәм аның кылган батырлыгын балаларның, яшьләрнең белеп үсүе, аннан үрнәк алуы өчен мөмкинлекләр тудырылган. Хәзер музейда сенсорлы ике кио­ск урнаштырылган. Аларның берсендә патриот-шагыйрнең 17 куен дәфтәре теркәлгән. Аларның һәркайсын аерым битләп ачып, кулъязма шигырьләрне укып булса, икенчесендә авыл тарихы, ветераннар, Фатих Кәримнең танылган якташлары турында мәгълүмат алырга мөмкин.

Музей белән таныша башлау нәселнең тамырлары дин әһелләреннән булуын искәртә кебек. Кадерле ядкәрләр арасында Коръән китабы, Ф.Кәримнең кызы Ләйлә апа бүләк иткән тәсбихларны күрәбез. Патриот-шагыйрь туып үскән йорт макеты да күп кенә хатирәләрне яңарта. Ул бүгенге көнгә кадәр  патриот-шагыйрь укыган Бәләбәй шәһәрендәге педагогика көллиятендә  сакланган. Абыйсы Габдулла (Ярлы Кәрим) тугыз яшендә үк әтисез калган Фатихны унөч яшендә Бәләбәйдәге педагогика техникумының әзерлек курсларына урнаштырган була. Ул анда ике ел укыгач, абыйсы Фатихны  Казандагы Н.Крупская исемендәге балалар йортына күчерә. Экспозициядәге Ф.Кәрим кулланган әсбаплар, кигән күлмәге һәм галстугы шушы елларны искә төшерә. Шагыйрь Казан җир төзелеше техникумында белем алган вакытта булачак хатыны – Кадрия Ишукова белән таныша, алар 1929 елда гаилә кора. Кадрия ханымның истәлеге итеп  музей экспозициясендә аның кечкенә нәфис сумкасы һәм башлыгы урын алган. Кызлары Ада белән  кечкенә Ләйләнең әтиләренә язган хатлары гаиләнең ачы язмышы истәлеге булып күзаллана. Фатих Кәрим, вафаты алдыннан гына, 6 февраль көнне Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнә. Патриот-шагыйрь һәлак буласы көнне өч тапкыр яралана. Аның җәсәденә дә өч тапкыр җирләнергә насыйп була. Музейда, иң кадерле ядкәрләрнең берсе булып, кабереннән кайткан туфрак та саклана. Сенсорлы экранда Ф.Кәримнең Калининград өлкәсендәге Багратионовскида яңартылган һәйкәлен ачу тантанасын да һәм музейның әүвәлге бинасында үткән  төрле очрашу-кичәләр вакытында объективка алынган фотоларны да күрергә мөмкин. Шулай ук Ает авылының элекке күренеше дә – кызыклы ядкәрләрнең берсе. Кәримовлар нәселенең шәҗәрәсен исә шагыйрьнең кызы Ләйлә Кәримова, апасы Гобәйдәнең улы Тимербәк һәм озак еллар дәвамында музейны җитәкләгән Рәйсә Хафизова бергәләп төзегән. Моннан тыш, музейда Ф.Кәримнең төрле елларда бастырылган китаплары урын алган. Экспозиция белән танышканнан соң, шагыйрь Ренат Харис, галим Фоат Галимуллин әйбәт музей булдырылуын,  анда Ф.Кәримнең тормышы, иҗаты, батырлыгы шактый киң күрсәтелүен, яшьләрдә ватанпәрвәрлек, халкыбызга мәхәббәт тәрбияләүдә зур бер учак булачагын белдерде. Алар шулай ук патриот-шагыйрьнең “Разведкага” дигән шигыренең заманча ысуллар белән стенага эленүе отышлы икәнлеген дә әйтте. “Чөнки әсәр Ф.Кәримнең серле шигырьләренең берсе, һәм анда шагыйрьнең үзенә биргән бәясе, язмышы шулкадәр төгәл ачыкланган”, – диде алар.

Музей милләттәшләребез арасында күптән танылып өлгергән. “Россиянең төрле төбәкләреннән – Оренбург, Мәскәү, Краснодар, Ташкенттан да кунаклар килә. Ф.Кәрим турында кызыксыналар, аны өйрәнәләр”, – ди музейның директоры Рәйсә Хафизова.

Музей ачылган көнне экспозициядә Ф.Кәримнең фронт юлларын узганда кигән һәм хәзерге вакытта Татарстан Милли музеенда саклана торган шинеле белән итеген дә күрергә мөмкин иде (ядкәрләрне соңыннан кабат Казанга алып киттеләр). Алар Ф.Кәрим белән бергә ут эчендә йөргән фронтташларының, ул һәлак булганнан соң, шинелен һәм итеген, куен дәфтәрләрен, хатларын, фоторәсемнәрен җыйнап, гаиләсенә җибәрүен искә төшерә.

Музейны карап чыкканнан соң, канәгатьсезлек тойгысы да кала. Чөнки татар авылындагы музей экспозициясендә татар патриот-шагыйре Фатих Кәрим ядкәрләре турындагы мәгълүматның инглиз, рус, башкорт телләрендә генә язылуы аңлашылмады.

Мәртәбәле кунаклар,  тантаналы ачылыштан соң, музей янында куелган Ф.Кәрим бюстына чәчәкләр куйды һәм истәлек агачы утыртты.

Патриот-шагыйрьне искә алу Бишбүләк район мәдәният йортында дәвам итте. Галим Ф.Галимуллин Ф.Кәримнең батырлыгы, хисләренең тирән мәгънәсе, быел Калининград өлкәсенә барып, аның каны тамган урында булганнан соң, үзе өчен өр-яңадан ачылуын әйтте. “3800 хәрби җирләнгән каберлекнең уртасында татар шагыйренең җәсәде урын алган. Мемориалдагы солдат-офицерларның һәркайсы уртадагы урынга лаек булгандыр. Әмма үзәк мәйданга кую өчен лейтенант булып хезмәт иткән татар патриот-шагыйрен сайлап алганнар. Үзәктәге кара мәрмәр затлы һәйкәлгә аның сурәте төшерелгән”, – диде ул. Галимне Багратионовск шәһәренең иң зур һәм төзек урамы Ф.Кәрим исемен йөртүе дә дулкынландырган.

1969 елдан алып Ф.Кәрим һәлак булган урыннарны барлауда һәм аны искә алу тантаналарында катнашкан, аңа багышлап әсәрләр иҗат иткән Р.Харис залдагыларның игътибарын Ф.Кәримнең, Ватанын яклап,  дүрт  елга якын вакыт алгы сызыкта  фашистларга каршы көрәшүенә юнәлтте. “Дәфтәрен күн итеге кунычына, автомат түтәсенә куеп, 150 шигырь, тугыз поэма, ике повесть, бер пьеса иҗат иткән. Бу – дөнья әдәбиятында бердәнбер очрак. Сугышта катнашкан язучылар күп. Әмма алар штабларда эшләгән, коррес­пондентлар булып хезмәт куйган. Эрнест Хемингуэй, Михаил Исаковский, Әхмәт Фәйзи, Риза Ишморат һ.б. ның берсе дә, окопта утырып, моның кадәр әсәр иҗат итмәгән. Ф.Кәрим Гиннесс китабына кертергә лаек язу­чы”, – диде  Ренат Харис.

Әмма чынбарлыкта без үзебезнең каһарманнарыбызга тиешле игътибарны биреп бетермибез кебек, әлегә аларны башка халыкларга күтәреп күрсәтә алмыйбыз. Әлбәттә, алда искәртелгәнчә, патриот-шагыйрьнең әһәмияте еллар белән тагын да ачылыр. Ф.Кәрим музееның яңа сулыш алуы да шуңа ишарәдер. Ленара Иванова патриот-шагыйрьнең 120 еллыгына аның иҗаты башкорт теленә дә тәрҗемә ителәчәген ышандырды. Ф.Кәримнең  тормышын, хезмәтләрен фәнни яктан өйрәнгән галим Рамил Сарчин шагыйрьнең шигырь-поэмалары дәреслекләргә кертелергә тиеш­леген искәртте. Патриот-шагыйрьне искә алу кичәсе Татарстанның һәм Башкортстанның сәнгать осталары чыгышлары белән үрелеп барды.

Сөембикә КАШАПОВА.

Автор фотолары.

madanizhomga.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*