tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Белорусиянең “Чишмә” татар-башкорт оешмасы 20 еллыгын билгеләп үтте
Белорусиянең “Чишмә” татар-башкорт оешмасы 20 еллыгын билгеләп үтте

Белорусиянең “Чишмә” татар-башкорт оешмасы 20 еллыгын билгеләп үтте

2018 елда Белорусия Республикасының “Чишмә” татар-башкорт мәдәни мирасы” халыкара иҗтимагый оешмасы 20 еллыгын билгеләп үтә. Юбилей датасы белән бәйле рәвештә бу көннәрдә тантаналы чаралар узды.

“Чишмә” оешмасы Белорусиядә иң актив иҗтимагый оешмаларының берсе булып тора. Ул татар диаспорасы белән бәйле чараларның төп өлешен уздыра. Оешма Белорусиядә татар мәдәнияте пропагандасы белән шөгыльләнә, халкыбыз  традицияләрен һәм гореф-гадәтләрен саклауга ярдәм итә, Бөек Ватан сугышында Белорусияне азат итү өчен һәлак булган татар солдатлары истәлеген мәңгеләштерү белән шөгыльләнә.

24 апрельдә Минскта “Чишмә” оешмасының 20 еллыгына багышланган тантаналы чара булды. Кичәдә Бөтендөнья татар конгрессы фонды директоры Сәрия Зиннәтова катнашты.

Татарлар Белорусиягә 1319 елда килеп урнаша башлый. 2009 елда үткәрелгән халык исәбен алу нәтиҗәләре буенча  Белорусиядә татарлар саны 7316 кеше тәшкил итә.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*