tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Камышлыда Әнвәр Давыдовка бюст ачтылар
Камышлыда Әнвәр Давыдовка бюст ачтылар

Камышлыда Әнвәр Давыдовка бюст ачтылар

Бүген Самара өлкәсенең Камышлы район мәдәният йорты каршында шагыйрь Әнвәр Давыдовка бюст ачылды. Җирле мәдәният йорты үзе дә бөек якташы исемен йөртә.
Танылган шагыйрьгә бюстны ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, Самара өлкәсе губернаторы Дмитрий Азаров һәм шагыйрьнең кызы Алсу ханым ачты.

Тантаналы чарада шагыйрьнең оныклары, Татарстанның Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев, ТР Мәдәният министры Ирада Әюпова, ТР Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов, Бөтенроссия авыл Сабан туе кунаклары һәм һәм башка рәсми затлар катнашты.

Белешмә өчен:

Әнвәр Давыдов 1919 елның 21 мартында Самара өлкәсенең Камышлы авылында игенче гаиләсендә туа. Поэтик тәҗрибәләрен бик иртә башлый: 12 яшендә Камышлыдагы төбәк газетасында аның беренче шигырьләре дөнья күрә.

1952 елда Ә.Давыдов Казанга күчеп килә. 1953-55 елларда Татарстан Язучылар берлеге идарәсе сәркатибе, соңрак Татарстан китап нәшриятында баш мөхәррир урынбасары булып эшли.

Чагыштырмача кыска гомер эчендә (шагыйрь 1968 елда 49 яшендә вафат була) Ә.Давыдов бай әдәби мирас калдыра. Үзе исән чагында аның шигырьләре һәм поэмалары тупланган 23 китабы басылып чыга.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*