tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Конгресс хезмәткәрләре квалификациясен күтәрде
Конгресс хезмәткәрләре квалификациясен күтәрде

Конгресс хезмәткәрләре квалификациясен күтәрде

Бөтендөнья татар конгрессы хезмәткәрләре “Эшчәнлек нәтиҗәлелеге” программасы буенча квалификациясен күтәрде.  2 көн иртәдән кичкә кадәр дәвам иткән укулар Казан федераль университетының Дәүләт һәм муниципаль идарә Югары мәктәбе тарафыннан оештырылган иде.

18 сәгатьлек курс кысаларында Конгресс вәкилләре күп кенә яңа мәгълүмат алды,  бердәм команда булып эшләргә, уен формасында дөрес фикерләргә, төрле җитди мәсьәләләргә җавап эзләргә өйрәнде. Лектор – S-management компаниясе директоры, психолог, бизнес-тренер Евгений Фарсонов җиңел аңлаешлы тел белән төрле вәзгыятьтә эш итәргә, югалып калмаска, нәтиҗәле эшчәнлек оештырырга өйрәтте.

Программа кысаларында хезмәткәрләр түбәндәгеләргә өйрәнде:

  • Максатлар кую һәм өстенлекле мәсьәләләрне билгеләү
  • Вакытны планлаштыру
  • Юк дияргә өйрәнү
  • Үз-үзеңне мотивацияләү
  • Үз-үзеңә ышануны арттыру, үз-үзеңне бәяләүне ныгыту
  • Нәтиҗәле коммуникация төзү
  • Команда эшчәнлегендә лидер ролен билгеләү һ.б.

Бу Конгресс вәкилләре өчен мондый форматтагы беренче тәҗрибә һәм ул шактый нәтиҗәле узды дип бәяләнде. Һәм алга таба укулар алга таба да оештырылырга тиеш дигән нәтиҗә ясалды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*