tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Мөселман балалар Сабан туенда баш Батырга скутер биреләчәк
Мөселман балалар Сабан туенда баш Батырга скутер биреләчәк

Мөселман балалар Сабан туенда баш Батырга скутер биреләчәк

2018 елның 15 июлендә Балтач районының Бөрбаш авылында Республикакүләм мөселман балалар сабан туе уздырылачак.

Бик күп кунаклар, хөкүмәт вәкилләре, дин әһелләре, күренекле шәхесләр катнашында уздырыла торган әлеге күркәм чара быел унберенче тапкыр Балтач районы имам-мөхтәсибе, Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыевның тырышлыгы белән оештырыла. Сабантуйда шулай ук чит төбәкләрдән дә мөселман дини оешма вәкилләре: Ульян, Самара, Киров өлкәсе, Мари Эль, Чувашия республикалары мөселманнарының да кунак булуы көтелә. Сабан туена килүчеләрнең һәммәсе баш киеменнән – ир-атлар түбәтәйдән, хатын-кызлар яулыктан булалар. Өйлә вакыты җиткәч җәмәгать белән намаз укыла. Узган елны бәйрәмгә килгән кунакларны сыйлау өчен ун чиләкле ун казан пылау пешерелде.

Сабантуй балаларның Коръән һәм догалар укулары, мөнәҗәт әйтүләр, шигырьләр белән үрелеп барачак.

Бәйрәм кысаларында балалар өчен төрле уеннар, ярышлар, рухи кыйммәтләрне барлаучы чаралар оештыру каралган. Моңардан тыш, 35, 50, 65 килограммга кадәрге һәм аннан югарырак үлчәү категорияләрендә балалар арасында көрәш бәйгесе булачак. Абсолют батырга – скутер, беренче урынга – скоростной велосипед, калган урыннарны яулаучыларга велосипедлар биреләчәк. Моннан тыш, сабантуйда төрледән-төрле 17 ярыш оештырылачак.

Башлана сәгать 10да (Балтач районы, Бөрбаш авылы).

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*