tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Рафаэль Хакимов: “Швейцариядәге федерализм белән Россиядәге салым һәм бюджет сәясәтен чагыштырып та булмый…”
Рафаэль Хакимов:   “Швейцариядәге федерализм белән Россиядәге салым һәм  бюджет сәясәтен чагыштырып та булмый…”

Рафаэль Хакимов: “Швейцариядәге федерализм белән Россиядәге салым һәм бюджет сәясәтен чагыштырып та булмый…”

12 декабрьдә Мәскәүдә Швейцария илчелегендә бюджет федерализмы  турында фәнни конфренция булды. Берничә ничә дистә абруйлы эксперт, Швейцария һәм башка илләр  вәкилләре һәм Мәскәү галимнәре катнашкан бу фәнни-аналитик сөйләшүдә махсус чакырылган Казан кунагы да чыгыш ясады. Татар конгрессының Милли Шура әгзасы, Татарстан Фәннәр Академиясенең Тарих институты директоры Рафаэль Хакимов конференцияне оештыручылар тәкъдиме белән Татарстанның икътисади потенциалы, федераль үзәк белән бюджетара мөнәсәбәтләры турында фикерләре белән уртаклашты.

Казан галиме илдәге хакимият вертикале  генә гамәлдә булганда федерализм төшенчәсенең  асылы юкка чыгуы турында әйтте. Швейцариядәге федератив мөнәсәтләре турында  хыялланырга гына мөмкин,  дип белдерде Рафаэль Хакимов. Казан академигының дәллиле фикерләре конференциядә катнашучыларның зур кызыксуын уятты.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*