tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Рөстәм Миңнеханов Казахстан Премьер-министры белән сәүдә мөнәсәбәтләре турында сөйләште

Рөстәм Миңнеханов Казахстан Премьер-министры белән сәүдә мөнәсәбәтләре турында сөйләште

Әскәр Мамин Казахстан белән Татарстан арасындагы хезмәттәшлек дәрәҗәсен югары бәяләде, аның киләчәк үсеше өчен зур потенциал барлыгын билгеләп үтте.

Якшәмбе көнне, 27 сентябрьдә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казахстан Республикасы Премьер-министры Әскәр Мамин белән очрашты. Очрашу Рөстәм Миңнехановның Костанайга (Казахстан Республикасы) эш сәфәре кысаларында узды. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Очрашу кысаларында алар Казахстан белән Татарстан арасында сәүдә-икътисади һәм гуманитар мөнәсәбәтләрне ныгыту мәсьәләләре буенча фикер алышты», диелә рәсми хәбәрдә.

Рөстәм Миңнеханов Казахстан — Татарстанның алдынгы чит ил партнерларының берсе булуын әйтте. Казанда Казахстанның Генераль консуллыгы, ә Нур-Солтанда Татарстан Республикасының вәкиллеге эшли. Казахстанда Татарстанның әйдәп баручы компанияләре эшли. Сәүдә-икътисади, фәнни-техник һәм мәдәни хезмәттәшлек принциплары турында ике яклы килешү гамәлдә.

Шулай ук Татарстан Президенты мәдәният, спорт, фән һәм мәгариф өлкәсендә хезмәттәшлек перспективаларын билгеләде.Билгеле булуынча, Казахстанда 200 меңнән артык татар яшәп, илнең социаль-икътисади үсешенә, Татарстан белән мәдәни хезмәттәшлеккә  өлеш кертәләр .

Әскәр Мамин Казахстан белән Татарстан арасындагы хезмәттәшлек дәрәҗәсен югары бәяләде, аның киләчәк үсеше өчен зур потенциал барлыгын билгеләп үтте.

“Татар-информ” агентлыгы хәбәр иткәнчә, бүген  Костанайда «КАМАЗ»ның  яңа җитештерү комплексы нигезенә беренче таш салынды. Гомумән Татарстана белән Казахстан арасында берьюлы өч автомобиль проспекты гамәлгә куела башлады. Бу турыда тулырак мәгълүматны Казахстан телевидениесе репортажында күрә аласыз.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*