tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Төрки дөнья онлайн форматта бергәләшеп бии!”
“Төрки дөнья онлайн форматта бергәләшеп бии!”

“Төрки дөнья онлайн форматта бергәләшеп бии!”

Дөньядагы төрки халыкларның мәдәниятын үстерү белән шөгылләнүче TURKSOY халыкара оешмасы ел саен бер шәһәрне төрки дөньясының башкаласы дип игълан итә. Шул ук шәһәрдә TURKSOY оешмасы шурасының чираттагы утырышы үткәрелә.   Соңгы елларда Үзбәкстан дәүләтенең   TURKSOY чараларында катнашуы киңәя башлады.Төрки дөньяның быелгы мәркәзе итеп бу дәүләттәге  2,5 мең еллык тарихы булган борынгы  Хива шәһәре сайланган.

Хәзерге  пандемия шартларында төркиләрнең мәдәни чаралары  онлайн форматта үткәрелә башлады. Хивада үткәреләсе җыен  соңрак оештырачак. Ләкин онлайн форматта кардәшләрнең сәнгать бәйрәмен үткәрү мөмкинлеге дә бар.

Төрки халыкларның быелгы бию флешмобында Әзербайҗан, Казахстан, Кыргызстан, Үзбәкстан, Төрекмәнстан, Төркия артистлары белән беррәттән Татарстан вәкиле дә катнаша.

6 майда Гагауз халкының Хедерлес бәйрәме үткәрелә. TURKSOY оешмасының генераль сәркатибе Дүсән Касеинов кардәшләргә котлау хаты һәм Хедерлес бәйрәменә багышланган видео язма җибәргән.

Соңгы елларда Татарстан вәкилләре бу халыкара оешма эшендә актив катнаша алмыйлар. 2015 нче елда Россия очкычы белән килеп чыккан фаҗигадан соң  РФ төркиләре TURKSOY эшчәнлегендә катнашуны туктатырга мәҗбүр булдылар. Ләкин барыбер төрки туганлык, милли мәдәниятлар дуслыгы юкка чыга алмый.

TURKSOY халыкара оешмасының Генераль сәркатибы Дүсән Касеинов.

2014 нче елда Казанның төрки дөньяның башкаласы вазыйфасын башкаруы да хәтердән чыкмый.  TURKSOY оешмасының җитәкчесе Дүсән Касеиновның БТК интернет порталына җибәргән видеоязмасында татар биюен төрле тугандаш милләт вәкилләре бергәләшеп башкаруында күрә аласыз.

Онлайн режимында әзерләнгән  бу язма һәр биюченең үз йортында татарча биюен чагылдыра. Теләгәндә вирус эпидемиясе  дә төрки туганлыкка, милли сәнгатькә аяк чала алмый икән!

Римзил Вәлиев

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*