tatruen
Баш бит / Яңалыклар / ТР Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе В.Г.Шәйхразиевның Әниләр көне уңаеннан котлавы
ТР Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе В.Г.Шәйхразиевның Әниләр көне уңаеннан котлавы

ТР Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе В.Г.Шәйхразиевның Әниләр көне уңаеннан котлавы

Кадерле әниләр, бәйрәм белән сезне!

Ноябрь аеның соңгы якшәмбесендә илебездә әниләр көне бәйрәм ителә. “Өйнең яме ана белән” ди татар халык мәкале. Чыннан да, әниле йортның үзенчәлекле җылы нуры бар, биредә күңелебез бернәрсәгә дә алыштырып булмаслык кадерле халәтен кичерә. Төн йокыларын безгә бүләк итеп, Ходайдан бәхетле тормышлар сорап ялварган әниләр өчен без ничә генә яшькә җитсәк тә, һәрвакыт бала булып калабыз.
Кадерле әниләр, бәйрәм белән сезне! Саулыгыгыз нык, күңелләрегез тыныч булсын. Балаларыгызның игелеген күреп, кадер-хөрмәттә, муллыкта яшәргә насыйп булсын сезгә. Бәйрәмегез мөбарәк булсын!

Ихтирам белән,
ТР Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе В.Г.Шәйхразиев

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*