tatruen
Баш бит / Яңалыклар / ВИДЕО: Милли җанлы меценат, эшмәкәр, милләтпәрвәр Эдуард Әнвәр улы Ганиевнең якты истәлегенә багышлана

ВИДЕО: Милли җанлы меценат, эшмәкәр, милләтпәрвәр Эдуард Әнвәр улы Ганиевнең якты истәлегенә багышлана

Ульяновск өлкәсе Иске Кулаткы районы башлыгы булган милли җанлы меценат, эшмәкәр, милләтпәрвәр шәхес Эдуард Әнвәр улы Ганиев 2019 нчы елның 8 нче февралендә бакыйлыкка күчте.

Ул милли җанлы, кешелекле, тырыш булуы белән һәрвакыт аерылып торды. Эдуард Ганиев кешеләрне яратты, киләчәк турында уйлады. Шуңа күрә ул үзе дә һәрвакыт хөрмәткә лаек, абруйлы кеше иде. Моның шулай икәнлеген әлеге видеоязма тагын бер кат раслый.

Эдуард Әнвәр улы Ганиев татар халкы йөрәгендә үз исемен, эшләгән эшләре белән эзен калдырып китте. Иске Кулатка районында үткәрелә торган “Кулатка укулары” киләсе елдан “Ганиев укулары” дип йөртеләчәк.

 

 

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*