tatruen
Баш бит / Яңалыклар / ВИДЕО: Ризәлә Исмәгыйлева: “Мин “Тәртип” радиосы өчен кулдан килгәннең барсын да эшләдем”

ВИДЕО: Ризәлә Исмәгыйлева: “Мин “Тәртип” радиосы өчен кулдан килгәннең барсын да эшләдем”

Ризәлә Исмәгыйлева “Тәртип” радиосы ачылганнан соң, бирегә “Татар радио”сыннан баш мөхәррир булып килә. Аның бар максаты-тыңлаучыларга сыйфатлы, халкыбыз күңеленә якын җыр-моңнарны ишеттерү, тәрбия бирердәй тапшырулар әзерләү була. Бер көнлек җырлардан арыган халык “Тәртип”не тиз арада үз итте. Өлкән буын гына түгел, яшьләр дә аңа тартыла башлады. Халкыбыз җәүһәрләре булган җырчыларны ишетү, Гөлнара Зиннәтуллина, Фарсил Зыятдинов, Наилә Яхина, Сәйдә Аппакова, Хатыйп Миңнегулов кебек зыялыларыбыз алып барган тапшыруларны тыңлау, рәхәт тә, гыйбрәтле дә. Хәзерге вакытта “Тәртип” радиосы көнгә берничә сәгать “Болгар” радиосы дулкыннарында чыга. Тыңлаучылар аның тапшыруларын көтеп ала.

Ризәлә Исмәгыйлева “Дөнья” студиясендә оештырылган әңгәмә барышында радионың 5 елда узган юлы хакында сөйли.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*