tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Гөберчәктә шәҗәрәгә багышланган кичә узды
Гөберчәктә шәҗәрәгә багышланган кичә узды

Гөберчәктә шәҗәрәгә багышланган кичә узды

Арча районы Гөберчәк авыл клубында “Минем гаиләм-минем шәҗәрәм “ исемле кичә оештырылды. Укучыларда, гаилә традицияләренә, ядкарьләренә  кызыксыну уяту, буыннар бәйләнеше, исем, фамилияләр,  аларның килеп чыгышы,  әһәмияте турында  күзаллауларны тирәнәйтү, үз гаиләң  белән горурлану хисләре, хөрмәт тәрбияләү.

Сәхнәдә авыл өе…  Шәҗәрәләр, тугра  кызыл башлы  сөлгеләр,   борынгы чиккән  алъяпкычлар,   гаилә  ядькәрләре…Кичәбез”Онытма син! исемле шигырь белән башланып китте.  Әйе, хәтерләүдән  курыкма син, үткәнеңне  онытма ! Адәм баласына  үзенең җиде  буын бабасын  белү фарыз, дигән борынгылар . Шул  вакытта   гына  кеше туган  иленең, туган төбәгенең,  туган йортының  үткәнен, үз халкының чыгышын белә .

Шуның өчен дә без  бүген балаларга  үз  шәҗәрә тарихын, туган авылның үткәнен белү, туган төбәкнең  тарихи урыннарын хөрмәт белән саклау фарыз дибез . Шул  вакытта   гына  кеше туган  иленең, туган төбәгенең,  туган йортының  үткәнен, үз халкының чыгышын белә. Шуның өчен дә без  бүген балаларга  үз  шәҗәрә тарихын, туган авылның үткәнен белү, туган төбәкнең  тарихи урыннарын хөрмәт белән саклау фарыз дибез . Шәҗәрәләр  безгә халкыбызның үткән юлын , чал тарихын сөйли.  Шәҗәрәңне, ягъни  нәсел агачыңны   белү, эзләү – барыбызның  да  изге  бурычы . Кичәбезгә һәр  катнашучы үзенең гаиләсенең үткәнен барлап, шәҗәрәсен төзеп алып килде. Шәҗәрәңне, ягъни  нәсел агачыңны   белү, эзләү –барыбызның  да  изге  бурычы . Нәселегездә булган  яхшы гадәтләрне сакларга, һаман арттыру өстендә эшләргә кирәк . Авылдаш  язучыбыз  Мөхәммәт ага  Мәһдиевнең   музей  җитәкчесе  Габидуллина  Халидә   Кыям кызы язучының шәҗәрәсе, аның гаиләсе турында таныштырды. Һәр  гаиләдә буыннан  —  буынга   тапшырыла торган  бик  истәлекле, бик   кадерле  әйберләр була . Бәйрәмебезнең “ Гаилә ядкарьләре  “  дигән өлешенә  дә  шул хакта истәлекләр белән уртаклаштык.

Мин сезгә әниемнең әнисе  чиккән намазлык,   суккан  кызыл башлы сөлге   турында сөйлим дип сүзен башлады Халидә Мөхәмәтнур кызы. Әниемнең әнисе  кызлары кияүгә киткәндә, бирнәгә дип  (аның кызлары өчәү)  һәрберсенә  дә намазлык,  суккан кызыл башлы сөлге, ашъяулык һәм башка әйберләр бирнәгә әзерләгән,   аларны  килен булып төшкәндә  биреп җибәргән . Әни аларны истәлеккә  дип саклап  миңа тапшырды, мин  бу әйберләрне гаиләбезнең ядкаре  итеп саклап, кызыма тапшырам .

Татар халкы  элек-электән  яңа туган сабыйга исем кушуга зур җаваплылык  белән караган. Исеме  җисеменә туры килә торган   матур, мәгънәле, аһәңле,  җиңел һәм анык әйтелешле  исемнәр бирергә тырышкан .Укучы балалар үзләренең исемнәренең мәгънәләре турында сөйләделәр. Безнең   балаларыбызның  исемнәре   бик матур,  исеме дә  җисеменә туры килеп тора икән .Кичәбез җыр-бию белән үрелеп барды. Бәйрәмебездә катнашкан Г.Камал исемендәге Сикертән төп гомуми белем бирү мәктәбе укучыларына  зур рәхмәтебезне белдерәбез. Кичәбезне гаилә шәҗәрәсен булдырыйк, гореф-гадәтләрне саклыйк, нәселегездә булган  яхшы гадәтләрне сакларга , һаман арттыру өстендә эшләргә кирәк дип тәмамладык.

“Ак калфак” оешмасыннан

Гөберчәк авыл китапханәсе  мөдире

Зарипова Гөлфирә Зөфәр кызы.

http://arskland.ru/news/2584/

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*