tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Гөлфия Исхакованың “Мактанчык, дип әйтмәгез!” дип аталган шигырьләр җыентыгы дөнья күрде
Гөлфия Исхакованың “Мактанчык, дип әйтмәгез!” дип аталган шигырьләр җыентыгы дөнья күрде

Гөлфия Исхакованың “Мактанчык, дип әйтмәгез!” дип аталган шигырьләр җыентыгы дөнья күрде

Удмуртиянең әдәби тормышында тагын бер сөенечле вакыйга – язучы, шагыйрь, Татарстан һәм Удмуртиянең язучылар берлеге әгъзасы Гөлфия Исхакованың балалар өчен иҗат иткән “Мактанчык, дип әйтмәгез!” дип аталган шигырьләр җыентыгы дөнья күрде. 9 декабрьдә Ижау шәһәренең Муса Җәлил исемендәге татар китапханәсендә китапны тәкъдим итү кичәсе булды. Бу – авторның 9нчы китабы. Аннан алда “Предидент булам” дигән балалар китабын нәшер иткән иде. Ул тиз арада республикабызның балалар бакчаларында эшләүче татар төркемнәре, туган телне өйрәнүче мәктәпләргә, район һәм шәһәрләргә таралалып бетте.

Моннан тыш, аның хикәяләр, лирик шигырьләр тупланган китаплары бар. 200дән артык шигыренә композиторлар тарафыннан көй язылган һәм аларны бүгенге татар эстрадасында танылган җырчылар башкара. Нечкә күңелле, тирә-юньгә игътибарлы, хискә бай Гөлфия Исхакова сәхнә тормышыннан татар мәдәниятеннән читтә түгел. Күп еллар дәвамында Воткинск шәһәренең Чайковский исемендәге бакча каршында “Тургай” халык татар җыр ансамблен җитәкли, әдәби һәм мәдәни кичәләр уздыра. Биредә яшәче татарларны бергә туплаучы, милли бәйрәмнәрне оештыруда актив катнашучы шәхес.

Иҗат кичәсенә Гөлфия ханымның каләмдәшләре, шигырьләрен яратып укучы милләттәшләр, 116нчы балалар бакчасында тәрбияләнүче нәниләр, мәктәп укучылары килгән иде. Алар авторның шигырьләрен яттан укыды.

Китап татар һәм рус телендә булуы, матур, нәни укучыны җәлеп итеп торучы рәсемнәре белән көчле. Рус теленә шигырьләрне Сергей Вострокнутов һәм Екатерина Пастухова тәрҗемә иткән. Китап кыска вакыт эчендә үз укучысын таба алуына ышаныч зур.

Эльмира Нигъмәтҗанова, Ижау шәһәре

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*