tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Голландия егете татарлыгын онытмый

Голландия егете татарлыгын онытмый

Кайда гына туып үссә дә, нинди сулар кичсә дә, канында һәм җанында татарлык булган һәр кеше үз милләтенә тартыла. Голландиядә туып үскән Александр ван Һиртум Мәскәүгә эш сәфәре белән килгәч, бер көнгә булса да Казанга барып кайтырга карар иткән. Бу аның күптәнге хыялы булган. Александрның әнисенең әнисе Равия әбине кечкенә вакытта әтисе Габделхак бабай һәм башка туганнары Апас райныннан Ленинградка алып киткәннәр. 30 елларда, колхозлар төзү, репрессияләр чорында ерак шәһәр чыгу бу гаиләне коткарып кала. Равия әби Борис Виноградов исемле рус кешесенә кияүгә чыгып, ике бала үстерә. Аның кызы Людмила Ленинградка укырга килгән Голландия диңгезчесенә кияүгә чыга, аларның гаиләсе Амстердамда.

Александрның бабасы Россия кешесе, әнисе Татарстаннан булгач, егет Россиягә барып нәсел тамырларын белешергә тели. Ул хокук белгече булын эшли башлый һәм эш сәфәре вакытында Казанны килеп карый. Казандагы “Бәхетле” кибетендә өчпочмак, чәк-чәк алганда ул балачактан таныш татар ашлары исен хәтерләп, бик дулкынлана ул. Казан кирмәне, Кол Шәриф мәчете, шәһәр урамнары егетнең милли хисләрен тагы да кайнарлатып җибәрә. Амстердамга кайтып киткәч тә, Александр ван Хиртум Казанга тагын килү турында хыяллана башлый.

Милли үзаңы камил булган һәр татар кешесе туган милләтеннән аерылмый. Гаилә тарихы, милләт тарихы аларның милли үзаңын сакларга ярдәм итә. Казанга килгәч, Александр ван Һиртум журналист Римзил Вәлигә үз тәэсирләрен  сөйләде.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*