tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Гөлшат Зәйнашеваның тууына – 90 ел
Гөлшат Зәйнашеваның тууына – 90 ел

Гөлшат Зәйнашеваның тууына – 90 ел

Бүген  шагыйрә, 13 гыйнвар көнне, драматург, ТАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Гөлшат Хисам кызы Зәйнашеваның тууына 90 ел (1928 – 2005) тулды.

Шагыйрә Гөлшат Хисам кызы Зәйнашева 1928 елның 13 гыйнварында Татарстанның Тукай (элекке Сарман) районы Иске Теләнче авылында урта хәлле игенче гаиләсендә туа.

Авыл халкың күмәк хуҗалыкларга көчләп берләштерү чорында, 1930 елда, гаиләләрне кулак сыйфатында авылдан сөргәндә, әти-әниләре, ике яшьлек Гөлшатны өлкәнрәк башка балалары белән берлектә ерак юлга алып чыгарга җөрьәт итмичә, аны күршедәге Минзәлә районының Югары Тәкермән авылында яшәүче, әтисе ягыннан туган апасы тәрбиясенә биреп калдыралар. Гөлшатның бала чагы шул авылда уза, шунда ул башлангыч мәктәпне, күрше Хуҗамәт авылына йөреп җидееллык мәктәпне тәмамлый, аннары укуын Минзәлә педагогия училищесында дәвам иттерә.

1945-1949 елларда Казан дәүләт педагогия институтының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә укып, аны югары дәрәҗәле диплом белән тәмамлап чыккач, Г.Зәйнашева хезмәт юлын башлый: әүвәл берникадәр вакыт Татарстан радиокомитетында әдәби тапшырулар мөхәррире, аннары унбер елга якын (1952-1963) Татарстан китап нәшриятының матур әдәбият бүлегендә мөхәррир булып эшли.

1964-1965 елларда ул янәдән радиокомитетта – музыкаль тапшырулар мөхәррире хезмәтендә. 1965-1966 елларда Г.Зәйнашева Татарстан язучыларының Матбугат йортындагы Г.Тукай исемендәге клуб директоры, ә 1973 елдан алып 1983 елга кадәр Татарстан китап нәшриятының кадрлар бүлеге инспекторы вазифаларын башкара. Шуннан соң ул профессионал язучы сыйфатыңда әдәби иҗат эше белән генә шөгыльләнә.

Г.Зәйнашеваның беренче иҗат тәҗрибәләре — шигырьләре, җырлары, эстрада әсәрләре һәм үзешчән драма коллективлары өчен язган бер пәрдәле пьесалары илленче елларның ахырларында көндәлек матбугатта һәм «Күңелле сәхнә», «Мәктәп сәхнәсе», «Эстрада», «Клуб сәхнәсе» кебек күмәк җыентыкларда басылып чыгалар. Шул елларда «Рамай» исемле беренче зур күләмле пьесасы бик күп халык театрлары сәхнәләрендә куелып уңыш казана. 1958 елда яшь авторның «Тыңларсыңмы җырларымны» исеме белән лирик шигырьләре тупланган беренче китабы дөнья күрә. Тулаем алганда, 1957-2005 еллар арасында авторның төрле әдәби жанрларга караган ике дистәдән артык китабы басылып чыга.

Г.Зәйнашева бигрәк тә җыр жанрында актив иҗат иткән язучы. Аның лирик таланты һәм иҗат үзенчәлекләре дә нәкъ менә шул жанрда ныграк ачыла. Шагыйрәнең халык җыры традицияләре калыбында язылган һәм, нигездә, мәхәббәт, туган җир, туган табигать, яшьлеккә бәйле темала гәүдәләндергән лирик шигырьләре халыкчан гадилеге, ритмик төзеклеге, идея-хис бөтенлеге, ачык аңлаешлы чагыштырулары-бизәкләре һәм музыкаль аһәңе белән аерылып торалар. Шуңа күрә Г.Зәйнашеваның шигъри иҗаты музыка әһелләренең игътибарын һәрвакыт үзенә тартып килә.

Татарстан һәм Башкортстан композиторлары тарафыннан шагыйрәнең йөзгә якын шигыренә көй язылган. Аларның шактые, халык арасында киң таралып, үзешчән һәм профессионал җырчыларның озак еллар буе даими башкара торган тотрыклы репертуарына әйләнә. «Туган жирем —Татарстан» (А.Ключарев музыкасы), «Китмә, сандугач» (Р.Яхин музыкасы), «Менәргә иде Урал тауларына» (М.Мозаффаров музыкасы), «Үз илемдә» (С.Садыйкова музыкасы), «Зәңгәр төймә» (халык көе), «Күл буена килсәң иде» (З.Гыйбадуллин музыкасы), «Кичегеп килгән мәхәббәт» (Б.Гайсин музыкасы), «Кояш гомере» (Ф.Әхмәдиев музыкасы), «Аерылмагыз» (Ч.Зин-нәтуллина музыкасы), «Туган авылым урамы» (Г.Сәйфуллин музыкасы) кебек җырлар татар җыр сәнгатенең үзенчәлекле бер сәхифәсен тәшкил итәләр. Иң популяр җырлары тупланган «Илле җыр» (1988) исемле китабы өчен Г.Зәйнашева 1991 елда Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек була.

Г.Зәйнашева драматургия һәм балалар әдәбияты өлкәсендә дә иҗат активлыгы күрсәтә. Аның «Бәхет кошым», «Кем гүзәл?», «Ирексездән әрәмтамак», «Рамай», «Яшел сумка» һ.б. драма һәм комедияләре үз заманында Минзәлә театры һәм башка татар театры сәхнәләрендә уйналып йөри, «Гайфи бабай, өйлән давай» һәм «Җаным жәл түгел сиңа» дигән комедияләре әле дә К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры сәхнәсендә уңыш белән бара. Нәниләргә һәм кече яшьтәге балаларга атап язган шигырьләре һәм җырлары исә шагыйрәнең «Асия» (1973), «Кояш гомере» (1975), «Бөҗәкләр концерты» (1984), «Гимназиядә дуслаштык» (1996), «Әбиемне яратам» (1997) исемле китапларында урын алган.

Г.Зәйнашева әдәбият-сәнгатьнең төрле өлкәләрендә иҗади активлык күрсәтә. Үткән гасырның илленче-алтмышынчы елларында ул әдәби тәрҗемә эше белән актив шөгыльләнә, көндәлек матбугатта басылган язмалары, сәхнәдән һәм радиодан ясаган чыгышлары белән халык арасында сәнгатьне пропагандалауга үзеннән сизелерлек өлеш кертә. Ул — сәнгать кешеләренә, җырчы артистларга, сәхнә фидакарьләренә, бигрәк тә сәнгатькяр хатын-кызлардан З.Басыйрова, Ә.Галимова, Ә.Афзалова, Р.Ибраһимова, Ф.Ильская, Х.Әхтәмова, Ф.Сөләйманова һәм башкаларның сәхнә эшчәнлекләренә багышланган күпсанлы мәкаләләр, шул җөмләдән мәшһүр җырчы Гөлсем Сөләйманованың, җырчы һәм композитор Сара Садыйкованың тормыш һәм иҗат юллары турында берничә монографик китап яза. Татар җыр сәнгате өлкәсендәге хезмәтләре өчен аңа 1988 елда «Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе» дигән мактаулы исем бирелә.

Ул 2005 елның 1 апрелендә Казанда вафат була.
Г. Зәйнашева — 1969 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.

Гөлшат Хәйнашева турындагы материал
tukay.tatarstan.ru сайтыннан алынды

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*