tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Гөлсинә Габдрахманова: “Калфаклар яңадан модага керәчәк”
Гөлсинә Габдрахманова: “Калфаклар яңадан модага керәчәк”

Гөлсинә Габдрахманова: “Калфаклар яңадан модага керәчәк”

Заман җилләре милли үзенчәлекләребезне читкә этәрә бара. Татарларның күпчелеге элеккечә үз гореф-гадәтләрен тота, шулай да мөселман хатын-кызларының сирәге генә киемендә милли бизәкләрне куллана. Читекләр һәм чиккән яулыклар бүләккә генә калды. Калфаклар хакында болай әйтеп булмый.

Татар милли киеменең бер өлеше булган калфак озакламый яңадан кулланышка керәчәк – алабугалы Гөлсинә Габдрахманова шулай уйлый. Ул горурлык белән калфак киеп йөри, аларны үзе тегә һәм танышларына бүләк итә.

− Татар кызлары яңадан калфак кисеннәр иде. Кичә сәйлән алырга дип кибеткә барган идем, сатучы күптән түгел генә тагын берәү сәйлән алып китте, диде. Мин сөенеп куйдым, тегүчеләр бар икән, − дип фикерләрен уртаклаша оста.

Кул эшләре белән Гөлсинә Гайфетдин кызы студент чагыннан ук шөгыльләнә. Иптәш кызлары белән лекция вакытында да бәйләгәннәр. “Тыңларга да, бйләргә дә яхшы булды”, − ди ул. Тик ул чакта җеп юк иде – 45нче үлчәмдәге бәйләгән оекбашлар сатып алып сүтә идек. Хәзер кул эшләре өчен бары да бар, теләк кенә булсын. Гөлсинә ханым үзенә күлмәк бәйли, аңа калфак тегә. Аның гардеробында шундый үзенчәлекле 6  комплект.

− Беренче тапкыр бәйләгән күлмәк һәм калфактан килгәч, миңа ниндидер бер могҗизага күргән кебек карадылар, без бит калфакларны артистларда гына күреп күнеккән. Аннары күбесе минем аны ничек тегүемне сорый башлады. Мин калфакны концертларга киеп йөри башладым. 60-70 елларда Сара Садыйкова Казанда калфактан йөрүче бердәнбер хатын-кыз булган. Мин дә киячәкмен дип уйлап куйдым. Танышларым мине күрүгә: “Безнең Сара Садыйкова килә”, − диләр.

Бөтендөнья татар конгрессы тарафыннан оештырган чараларда  делегат буларак, Гөлсинә ханым төрле урыннарда була. Бервакыт ул Актаныш районында калфак ясау буенча  мастер-класс карый. Шул вакыттан бирле ул аларны бәйли дә, тегә дә, унбишләбен дусларына һәм танышларына бүләк иткән.

− Казанда төрле киңәшмә һәм утырышларда булган чакта, анда Россиянең төрле төбәкләреннән җыелган татарлар белән очрашабыз. Хатын-кызлар милли киемнән, калфактан. Без исә читенсенәбез, Татарстанда яшәп, көн дә туган телебезне ишетеп, ана телендә сөйләшә алуыбызның бәясен белмибез. Беркөнне Чаллыда туып үскән бер кыз белән очраштым, ул Чиләбедә эшли иде, миңа: “Күз алдыңа да китермисең, нинди бәхетле син, Татарстанда яшисең бит, безгә бик кыен”, − дигән иде.

Гөлсинә Габдрахманова калфак хатын-кызларны тышкы яктан гына бизәп калмый, эчке дөньясын да үзгәртә, шуның кебек үк, түбәтәй дә аны кигән ирләргә тәэсир ясый дип саный. Тирә-яктагыларның да аларга мөнәсәбәте икенче.

− Казан урамында калфактан торганда яныбыздан үтеп баручы яшь егетләр безнең белән татарча исәнләште. Бу мине гаҗәпләндерде: яшьләр битараф дип йөри идем, татар каны үзен белдерә икән.

Калфак әзерләүгә Гөлсинә ханымның якынча бер атна вакыты китә. Ул аңа эштән бушаган сәгатьләрен багышлый. Моның өчен күзләрнең яхшы күрүе кирәк, ди ул. Иң нечкә җепләр һәм иң вак сәйлән сайлана бит. Башта фетрдан нигезен әзерлисең, аннары аны тышлыйсың, сәйлән белән бизисең, җыйнак һәм матур булсынга, эчен дә тышлыйсың. Тагын да күбрәк кеше киеп йөрсен дип, Гөлсинә ханым  калфакларын бүләк итә. Аларны кияләр, әмма әлегә махсус очракларда гына.

− Калфаклар яңадан модага керәчәк дип уйлыйм. 19 гасыр ахырында – 20 гасыр башында туташлар һәм ханымнар калфак киеп йөргән. Мода 100 елдан әйләнеп кайта, диләр, шул рәвешле безнең гардеробта да урын алырга мөмкиннәр.

Кул эшләре остасының милли киемгә мәхәббәте бала чагыннан ук тәрбияләнгән. Ул татар милли киемнәреннән йөргән әбисен яхшы хәтерли, аның әнисе калфак һәм милли бизәкле камзул кия торган булган. Хәзер балаларында, оныкларында милли йолаларга хөрмәт тәрбияли, нәни оныгы өчен дә махсус калфак эшләгән.

Әйтергә кирәк, осталыгын ул  теләгән һәркем белән бүлешергә әзер.

− Калфак тегәргә өйрәтү буенча мастер-класс үткәрә алам, − ди ул. Мәдәният сараенда урнашкан китапханәдә телефон номерыгызны калдырып, язылырга мөмкин. Шунда очрашырга да була. Бушлай өйрәтәчәкмен, кешеләр үз мәдәнияте белән горурлансын гына.

Сабина КАЧАЕВА, Алабуга

Автор фотосы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*