tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Гомерен милләткә багышлаган зат
Гомерен милләткә багышлаган зат

Гомерен милләткә багышлаган зат

30 гыйнварда чит илдә яшәүче татарларны берләштерү тарафдары, татар фольклорын популярлаштыручы булган Шәмсия Хәсән кызы Апакай-Деушкә 100 яшь тулган булыр иде.

Озын гомеры дәвамында Шәмсия апа  җир шарының төрле почмаклары буйлап таралган татарларны берләштереп торган. Шәмсия Апакай озак еллар бай тарихлы Американ төрки-татар берләшмәсе (ATTA) тарихи ватаннарыннан читтә гомер итүче милләттәшләребезнең оешмасында идарә эшләре алып барган.

Шәмсия апаның 2007 елның 30 сентябрендә вафат була. Бу вакыйга турында “Азатлык” радиосыннан Ирек Биккинин хәбәр итә. Шул вакытта менә ни дип сөйли ул:

“Бөтен чыганакларда диярлек Шәмсия апаның туган урыны итеп Петропавловск-Камчатски күрсәтелсә дә, Пенза архивының кәгазьләре Краснослободск өязенең Усть-Рахманка волостеның Йенә авылында яшәүче 40 яшьлек Хасән һәм 32 яшьлек Мәхмудә Деушевларның 1914 елда  өченче баласы булып Шәмсия исемле кызлары туганлыгын күрсәтә.

Бу Йенә авылы хәзер урысча Татарские Юнки дип әйтелә. Ул Мордовия Республикасының Торбеево районына керә. Бу авыл татар дөньясына күп кенә күренекле шәхесләр биргән. Мәсәлән, Шәмсия апаның әнисе Мәхмудәнең агасы Ибәтулла Китаев Йенә авылының бер мулласы булган. Аның улы, Шәмсия апаның ике туган энесе булып чыга, Әхмәт Китаев, Советлар Союзының күренекле рәссамы иде. Чит ил татарлары арасында билгеле шәхес булган инженер Равиль Селихметның да әтисе Кәшшаф Селихметов шул ук Йенә авылыннан. Аның агасы Инаятулла Селихметов Кытайда Харбин шәһәрендә имам булган. Шул ук Йенә авылыннан чыккан Хөсәен Килькеев Японияда Кобэ шәһәрендә имам вазифаларын үтәгән. Бөтендөнья татар лигасының мөхтәрәм рәисе Али Акишның бөтен кавем-кабиләсе шул ук Йенә авылыннан. Бу авылдан тамырлары булган тагы берничә күренекле чит ил татарын атарга була: Американың көнбатыш өлешендәге татар ассоциациясе җитәкчеләре аталы-уллы Сәит һәм Туран Кильки, Нью-Йоркта яшәүче инженер Илдар Агиш (ул озак еллар мондагы татар оешмасын җитәкләп барды), Канада татарларының оешмасы җитәкчеләре Талип Кудәки һәм Аяз Агиш. Нихаять, Русиянең теннис федерациясе җитәкчесе Шамил Тарпищевның да ата-анасы шул ук Йенә авылыннан.

Ничек кенә булмасын, Шәмсия апа Деушеваның гаиләсе узган гасырның 50 елларына кадәр Кытайда, Харбин шәһәрендә яши. Шәмсия кечкенәдән бик чибәр, җыр яратучан кыз булып үсә, 30 елларда Харбинда үткәрелгән «Мисс Харбин» конкурсында җиңүче булып таныла. Кытайда хакимият коммунистлар кулына эләккәч, мондагы күп татарлар Австралия, Япония, Төркиягә китәргә мәҗбур була. Шәмсия апа да Япония һәм Төркиядән соң Америкага барып эләгә. Анда пенсияга чыкканчы зур бер авиакомпанияда эшли. Шәмсия апа гомере буена татар телен, мәдәниятен яратып кына калмады, ул аларны чит илләрдә яшәүче милләттәшләребез арасында пропагандалады, күп чит ил татарларына татар телен, татар җырларын өйрәтте. Советлар Союзында үзгәртеп кору заманы башлангач, чикләр ачылгач, Шәмсия апа чит ил татарларыннан иң беренчеләре арасында Татарстанга килде. Аның тырышлыгы белән Казан һәм Америка татарлары арасында элемтәләр булдырылды.

Шәмсия апа һәм аның ире Салих абый Калифорния штатында, Бирлингейм шәһәрендә озак һәм бәхетле тормыш итте. Бирлингейм шәһәрендә берничә дистә татар яши. Аларның үз имамнары да бар – ул Дәййан Сафа. Дәййан хәзрәтнең дә әнисе шулай ук Мордовиядан икән.

Соңгы 15 ел эчендә Шәмсия апа һәм Салих абый Апакайның өйләрендә Русиядән килгән бик күп татарлар кунак булып китте. Шулар арасында күренекле татар җырчылары да – Айдар Галимов һәм Рафаэль Ильясов. Шәмсия апа аеруча Рафаэль абый Ильясов белән дус иде.

1993 елда Шәмсия апа Рафаэль Ильясов белән Мордовияга килеп Йенә авылында кунак булдылар. Шулай ук алар Сарански шәһәрендә һәм Ләмберә авылында татарлар белән очрашулар үткәрде. Очраклы рәвештә килеп чыкса да, Рафаэль Ильясов һәм Шәмсия Апакай Ләмберә районының 60 еллык юбилеена эләгеп, анда чыгышлар ясадылар һәм бәйрәмнең төп кунаклары булдылар.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*