tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Гомернең һәр көне мизгел
Гомернең һәр көне мизгел

Гомернең һәр көне мизгел

Җир йөзендә иң авыр хезмәткә – кеше балаларын белемле итүгә, тәрбияләүгә
багышлаган укытучыларның хезмәте аеруча хөрмәткә лаек. Укытучы, тәрбия-
че булу өчен, ничә еллар белем алырга кирәк?! Аннан  гомер буе тәҗрибә
тупларга, өйрәнергә. Гомер буе үзең укыткан, тәрбия- ләгән укучылар өчен
җавап  та тотарга.

Киров өлкәсенең Татар Кумбашы авылында яшәп, укытучылык эшенә бер тапкыр да хыянәт итмәгән Мәнсүрә Заһидулла кызы Нәҗипованы укучылары якты хатирәләр белән генә искә алалар. “Ул бик яхшы математика укытучысы иде, барыбызны да
бертигез яратты, гомер буе гадел укытучы булды”, – ди укучылары.
Тумышы белән Киров өлкәсенең Слободской районының Карино авылыннан.
Укытучы һөнәрен үзләштергәннән соң, Мәнсүрә апаны Малмыж районына эшкә
җибәрәләр. Язмыш җилләре аны Татар Кумбашына илтә һәм ул үзенең гомерлек
ярын – Вазыйх абыйны да шушы авылдан таба һәм алар Татар Кумбашы
авылында гомер итә башлыйлар. Мәктәптә уку буенча директор урынбасары
булып та эшләргә туры килә аңа.

– Кеше олыгая, җитлегә барган саен, аның укытучысына булган мәхәббәте,
хөрмәте дә арта бара. Ул тормыш юлында укытучының нинди зур эш эшләвен
тирәнрәк аңлый, күрә. Тирә-якка бер күз салсаң, нинди гүзәл корылмалар,
биналар, бакчалар, завод – фабрикалар бар. Монда һәрберсендә укытучының
хезмәте кергән. Чөнки шунда эшләүче кешеләрне укытучы тәрбияләгән. Шуңа
күрә укытучы – һәркемнең күңел түрендә. Мәнсүрә апа да һәр укыткан
укучысының күңелендә яши. Вакыты белән бик таләпчән, кирәк вакытны
әниләрчә якын кеше булды. Инде безне укыткан укытучыларыбызның
берничәсе генә исән-сау. Без, укучылары, Мәнсүрә апа Нәҗипованы ола
юбилее белән котлап, сәламәтлек, озын гомер, тыныч картлык теләп
калабыз, – диде мәдәният йорты директоры Гөлсимә апа Гайфетдинова.
Мәнсүрә Заһидулла кызы Нәҗиповага 1 ноябрьдә 90 яшь тулды. Тормыш иптәше
Вазыйх абый белән биш бала тәрбияләп үстергәннәр: бер кыз һәм биш малай.
Һәркайсысына белем биреп, олы тормыш юлына бастырганнар. Вазыйх абый
гына иртә  гүр иясе була, 68 яшендә үлеп китә. Хәзерге вакытта Мәнсүрә
апа кадерле әни, яраткан әби булып Дамир улының гаиләсе белән Татар
Кумбашында гомер итә. Ун оныгы һәм унөч оныкчыгы бар. Һәрбер яңалыклар, илдәге булган вакыйгалар белән танышып бара, аек акыл белән кабул итә һәм фикер йөртә, биш вакыт намазын да калдырмый.

– Әни минем өчен гомер буе иң югары дәрәҗәле кеше булды. Мине укытмаса
да, хөрмәткә лаеклы укытучы иде. Соңарак гаиләләребез кушылып, кодагый
әби булды. Ә инде язмыш җилләре мине шушы гаиләнең килене иткәннән соң,
яраткан әни дә булды. Ул безгә яңа тормышка аяк басарга булышты.
Җаваплы, игелекле, тынгысыз эшен һәрвакыт җиренә җиткереп эшләде. Әти
белән балаларын игелекле кешеләр итеп үстерде. Безгә дөрес киңәшләрен
бирде, кулыннан килгәнчә гел ярдәм итеп торды. Хәзерге вакытта Дамир
белән Әлфирәнең кадер-хөрмәтен күреп тыныч картлыкта гомер итә. Барыбыз
исеменнән дә аларга да олы рәхмәтебезне белдерәсе килә. Әнине шушы олы
юбилее белән тәб-рик итеп, балалары, кияү-киленнәре, оныклары,
оныкчыклары тыныч картлык, сәламәтлек теләп калабыз, – ди килене Фәния.
Гомернең һәр көне мизгел. Якты дөньяда яшәүнең мәгънәсе дә шул кечкенә
генә булып саналган мизгелләрнең кадерен белү, игелек кылу, изгелек
эшләү. Гомер үткән саен, әлбәттә, һәркем үтелгән гомер  юлларын барлый.
Мәнсүрә апаның да гомер юллары кешегә игелек эшләп, балаларга белем
биреп, күркәм тормыш елларыннан тора. Алдагы елларда да хөрмәтле
укытучы, яраткан әни һәм әби булып озак еллар яшәргә язсын иде.

Гөлнара ГАБДРАХМАНОВА.

“Дуслык” газетасы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*