tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Гореф-гадәтләр: йон носкиның чималын каян алалар?
Гореф-гадәтләр: йон носкиның чималын каян алалар?

Гореф-гадәтләр: йон носкиның чималын каян алалар?

Бу сорауга җавап гади, ләкин бүген шәһәр баласы гына түгел, авылныкылар арасында җавап белмәүчеләр булуга шаккатарлык түгел. Шәхси хуҗалыкларда сарык асраучыларны бармак белән генә санарлык кайбер авылларда. Икенчедән, бүгенге заман балалары әзергә-бәзер яши. Нигә сарык асрап, йонын кыркып, аны язып, аялап, эрләп торырга, ди, кибеттә җаның ниндиен тели, шундые бар. Әйе, кул, физик хезмәтне техника алыштырды. Ә бит бу эшләрнең бернигә дә алыштыргысыз үз ләззәте бар. Түбән Кама районының Шәңгәлче авылы үзешчәннәре тамашачыга тәкъдим иткән “Орчык бәйрәме”ндә әнә шул асылны ачарга тырышты.

Шәңгәлче авылы мәдәният йорты директоры Венера Сәлимова әби-бабай тәрбиясе алган. “Күп итеп сарыйк асрый идек. Елына ике тапкыр – язын-көзен аларның йонын алырга кирәк. Бу бер кеше генә башкара торган эш түгел. идек. Аннары шул йонны тетәбез, эрлисе бар. Әбиемнең йон эрләп утыруы күз алдында тора”, – ди ул. Шуңа да, үз чыгышларына тема итеп, “Орчык бәйрәме”н тәкъдим итә. Алар аның тарихы, асылы белән таныштырды. Аны тамаша кылучы укучылар йон язу, аялау, кату эшен зур кызыксыну белән күзәтте. Алар орчыкның нинди агачтан һәм ничек ясалуын да белде. Өмә формасында уздырылган бу бәйрәмдә өлкәннәр һәм яшьләр катнашкан. Әлбәттә, бу көнне мич ашы пешерелә, төрле уеннар уйнала. Шәңгәлчеләр шуның берсе – орчык әйләндерү уенын күрсәтте. Орчык очы үзенә караган кешегә җәза бирелә. Йорт хуҗасы булган бабай әтәч булып кычкырды, хуҗа хатын тизәйткечләр әйтергә оста икән. Ә яшьләр биеде, җырлады. Эш барышында табышмак әйтешү дә булды.

Матур күренеш. Тик шундый сорау туа: бүген авылларда әби-бабайларыбыздан килгән гореф-гадәтләр сакланамы? Әлеге сорауга Шәңгәлче авыл җирлеге башлыгы Рамил Сәлимов болай җавап бирә:

– Кызганычка, барысын да түгел. Хәзер авылда эре мал асраучылар азаеп бара. Элеккеге кебек, урам тутырып оя-оя каз-үрдәкләр узмый. Хәтерләсәгез, кеше кыш көне олы мал суйса, бәлеш, аш пешереп, туганнарын кунакка чакыра. Яңа суйган иттән авыз иттерә. Бу туганлык җепләрен өзми сакларга да ярдәм итә иде. Бүген бу гадәт аксый башлады. Капкалар бикле, тәрәзәләрдә пәрдәләр. Күп итеп каз асраучылар өмә уздыра, кич белән каз коймагына чакыралар. Безнең бурыч – шушы традицияләрне үзебезнең балаларга, оныкларга тапшыру.

Бөтендөнья татар конгрессының Түбән Кама бүлеге башкарма директоры Вәсилә Исмәгыйлева әзерләгән “Халкыбыз хәзинәсе”проекты гомерле булсын дигән теләктә калам.

Нурисә ГАБДУЛЛИНА

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*