tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Гореф-гадәтләрне саклаучы” гаилә номинациясендә иң яхшылар табылды
“Гореф-гадәтләрне саклаучы” гаилә номинациясендә иң яхшылар табылды

“Гореф-гадәтләрне саклаучы” гаилә номинациясендә иң яхшылар табылды

Ижауда “Удмуртия гаиләләре -Россия горурлыгы” бишенче республикакүләм бәйге җинүчеләрен котладылар. Бүләкләнүчеләр арасында Глазов шәһәреннән Арслан һәм Тәнзилә Касимовлар да бар иде. Алар “Гореф-гадәтләрне саклучы” гаилә номинациясендә ин яхшылар дип табылды.  Тәнзилә ханым чыгышы белән халкы таралып юкка чыккан Татар Парҗысы авылыннан. Әмма тамырларын онытмыйлар,  ел саен “Туган авылым” фестиваленә кайталар, ырулары белән күрешәләр. ( Удмуртиядә Касимовлар бер ырудан чыгулары белән горурланалар).  Гаиләдә әби тәрбиясе дә мөһим урын алып тора, ял саен анын янында булалар,  дини бәйрәмнәрне калдырмыйлар. Уллары Марат, кызлары Айгөл белән Наиләне хезмәт сөючән итеп, туганлык кадерен белергә өйрәтеп үстергәннәр.

Фәнзилә Сәлихова

Удмуртия

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*