tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Гөрләде Сабан туе
Гөрләде Сабан туе

Гөрләде Сабан туе

4 нче июньдә Ульяновск өлкәсенең Иске Кулаткы бистәсендә VII Бөтенроссия авыл Сабан туе узды. Татарстан Президенты, көрәштә баш батыр калучыга, дип бүләк итеп биргән«Лада-Гранта» автомобиле дә Ульяновскта калды.

Бәйрәм 3 нче июньдә үк башланып китте. Ул көнне Иске Кулаткы бистәсе стадионында Татарстан артистлары әзерләгән концерт тәкъдим ителде. Программа кечкенә Сабан туе рәвешендә уздырылды: сәхнәдә җыр-биюле концерт күрсәтелде, стадион читендә тәм-том сату нокталары гөрләп эшләде, балалар өчен уен мәйданчыклары да булдырылган иде. «Бу кичке чараны оештырулары бик әйбәт булды әле. Иртәгә Сабан туена килә алмыйм – эшкә чакырттылар. Елга бер була торган бәйрәмне күрми каламмы икән, дип бик борчылган идем, бүген дә шушындый программа буласын белгәч, сөендем. Татарстан алып килгән музыкаль бүләкне карап, дус-ишләр белән аралашып, вакытны күңелле үткәрәбез», – дип фикере белән уртаклашты бистәдә гомер итүче Наил Саттаров. Кичке бәйрәм зур салют белән төгәлләнде.

Иртәгесен халык Сабан туе мәйданына агылды. Рәсми ачылыш сәгать 11 дә генә диелсә дә, мәйдан иртәнге 9да ук гөҗ килә иде инде. Төп сәхнә тирәли Ульяновск өлкәсенең төрле авыллары татар, чуаш, мордва һәм башка халыкларның көнкүрешен күрсәтә торган ишегаллары әзерләгән иде. Менә татар йортының эчке күренеше. Түрдә – чигүле мендәрләр өелгән сандык, аның янында асылмалы бишек, өстәлдә – милли сый-нигъмәт һәм парын чыгарып утырган самавыр. Бишектәге бәби уенчык кына булса да, өстәлгә тезелгән тәм-томнар чын иде. Нәрсә генә юк монда! «Безнең татарларда табын түрендә һәрвакыт итле пәрәмәч тора, гает ашына, туйларга пәрәмәч, юка, кыекча – сезнеңчә кош теле, Татарстанның бавырсагына охшаган чигелдәк, үзебезнең умарта балы белән балланган чәк-чәкләр, эремчекле, җиләк-җимешле бәлешләр пешерәбез», – ди Иске Атлаш авылыннан Гөлфия ханым Юмангулова.

Якорь Искекулаткылалырга Сабан туена әзерләнергә Татарстанның Нурлат районы булышкан. Алар әзерләгән татар йорты ишегалдында ягылган мунчага хәтле бар иде! «Бүрәнәләрне үзебезнең Нурлаттан китерттек. Осталар бер ай элек сала башлаган иде бу корылмаларны, нәкъвакытына өлгерттек. Кичә үзебез шушы мунчага юынырга кереп тә карадык. Бүген дә кереп-кереп карыйлар, ягылганына башта ышанмыйлар, ышангач, күңелләре булып чыгып китәләр», – дип сөйләде нурлатлылар. Җырчы Фирдүс Тямаевны да ияртеп килгән иде алар. Ул биш сәгать дәвамында концерт бирде, олысын да, кечесен дә биетте һәм җырлатты. Ә төп мәйданда җырлаучылар арасында Салават Фәтхетдинов, Хәния Фәрхи, Зәйнәп-Зөфәр, Рөстәм Закиров, Резеда Шәрәфиева, Рөстәм Асаев, Алсу Әбелханова һәм башкалар бар иде.

Тантананы рәсми рәвештә Ульяновск өлкәсе губернаторы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Сергей Морозов башлап җибәрде. Ул хезмәт кешесен данлый, милләтләрне берләштерә торган бәйрәмне оештырырга ярдәм иткән Татарстанга рәхмәт әйтеп, районның алдынгы авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәрен, татар милли мәдәниятен саклауга хезмәт куйган шәхесләрне бүләкләде. Татарстан Президенты да Ульяновск төбәгендә өченче тапкыр ил дәрәҗәсендә Сабан туе оештырылуын, аның ел саен киңрәк масштабта узуын билгеләп үтте. «Сабан туе – татар халкының бренды. Кайда яшәвебезгә карамастан, милли бәйрәм халкыбызның традицияләрен саклый. Иске Кулаткыда да ул балалар бакчаларында ук бәйрәм ителә», – дип, Рөстәм Миңнеханов өлкә татарларына мул-имин тормыш, бөтен милләтләргә киләчәктә дә дус-тату булып яшәүләрен теләде. Җирле татар милли-мәдәни мохтариятенә исә микроавтобус бүләк итте. Бөтенроссия Сабан туен тамаша кылырга Россия Президентының Идел буе федераль округында вәкаләтле вәкиле ярдәмчесе Алексей Симонов, РФ Дәүләт Думасы депутаты, танылган хоккейчы Владислав Третьяк та килгән иде.

Милли бәйрәмдә җыр-бию белән уеннар бергә үрелеп барды. Ульян өлкәсе татарлары гына түгел, Россиянең 30дан артык төбәгеннән килгән милләттәшләребез, хәтта башка милләт вәкилләре дә бик теләп катнашты анда. Көрәш башланыр вакыт җиткәч, бөтен халык эшен ташлап, мәйдан янына җыелышты. Бүләге дә уен-муен түгел бит – Татарстан Президенты биргән «Лада-Гранта» автомобиле. Зур призны һәм VII Бөтенроссия авыл Сабан туе баш батыры исемен танылган көрәшче, Универсиада чемпионы Сергей Павлик алды. Ульяновск халкы үз якташларын кайнар алкышларга күмде.

97 процент халкы татарлар булган Иске Кулаткыда милли бәйрәмебез менә шулай күңелле үтте. Ахырда Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров киләсе елда VIII Бөтенроссия авыл Сабан туе Пенза өлкәсенең 10 мең татар яшәгән Урта Әләзән авылында узачагын хәбәр итте, авыл Сабан туе символы Пенза вәкилләренә тапшырылды.

Фәнзилә Мостафина
syuyumbike.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*