tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Горловкада Туган тел көнен уздырдылар
Горловкада Туган тел көнен уздырдылар

Горловкада Туган тел көнен уздырдылар

горловка1Украинадагы Горловка шәһәренең тарих музеенда Халыкара туган тел көненә багышланган чара үтте. Анда татар һәм белорус җәмгыятләре активистлары катнашты.

Татар җәмгыяте рәисе Раиф Даминов халкыбызның бай мәдәнияте һәм тарихы турында сөйләде, җирле татар җыры ансамблен тәкъдим итте. Хәзер заман шартларында ана телендә сөйләшүчеләр кими барса да, “кан тарту” бар дип сөйләде Раиф әфәнде, хәтта татар телендә Донбасс турында җырлап та күрсәтте.

Кичәдә шулай ук белорус җәмгыяте җитәкчесе милли киемнән киенеп килгән Мария Гарист та чыгыш ясады.

Чарага килгән укучы балалар туган якларының тарихы турында да кызыклы мәгълүмат тупладылар.

Фотолар Горловка Медиа Порталы һәм videnovum.com сайтларыннан алынды

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*