tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Гран-при – Фән Вәлиәхмәтовтан тальян гармун
Гран-при – Фән Вәлиәхмәтовтан тальян гармун

Гран-при – Фән Вәлиәхмәтовтан тальян гармун

Башкортстанда татар җырларын башкаручыларның “Үзем җырлыйм, үзем уйныйм” дип аталган, Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты Фән Вәлиәхмәтовка багышланган төбәкара конкурсы игълан ителде. Аны “Рамазан” төрки милли-агарту үзәге һәм Туймазы районы хакимияте оештыра.

Конкурсны башлап йөрүчеләрнең берсе, популяр композитор Фәнир Галимов сүзләренә караганда, төрле җыр жанрларын дәвам итүчеләр күп, ә менә Фән Вәлиәхмәтов кебек тальянда үзе уйнап җырлаучы кешеләр аз. Конкурсның максаты — бу жанрга яшь башкаручыларның игътибарын җәлеп итү. Татарстан, Чиләбе, Ырынбур, Пермь тарафларына конкурста катнашуга чакырулар җибәрелгән, бәйге турында мәгълүмат Интернетта да бар.

Конкурста катнашучыларның видеоязмалар төрендәге эшләре 1 мартка кадәр кабул ителә. Беренче турда шушы язмалар карала. Соңгы тур һәм гала-концерт 14 мартта Туймазы татар дәүләт драма театры бинасында үтәчәк. Конкурс 20 яшькә кадәр һәм 20-50 яшьлекләр категорияләрендә үткәрелә. Аларның һәркайсында беренче, икенче һәм өченче урыннар билгеләнәчәк. Конкурсның төп бүләге — Гран-при. Җиңүчегә Фән Вәлиәхмәтов тальян гармун тапшырачак. Конкурсның бүләкләү фонды — 100 мең сум. Сирәк башкарылучы татар халык җырын җырлаучыга махсус бүләк каралган.

Алик Шакиров, “Кызыл таң” Уфа

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*