tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Губернатор бүләге
Губернатор бүләге

Губернатор бүләге

30 октябрьдә Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү промышленносте хезмәткәрләре көнен бәйрәм итү кысаларында Түбән Новгород өлкәсе губернаторы Глеб Никитин төбәкнең авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек ресурслары министры Николай Денисов белән бергә агропромышленность комплексының иң яхшы хезмәткәрләренә, фермер хуҗалыкларына бүләкләр тапшырдылар.

Бүләкләнүчеләр арасында милләттәшебез, Түбән Новгород өлкәсе Сергач районы Кочко-Пожар авылы кырларында үсемлекчелек белән шөгыльләнүче “Шаипов” КФХсы җитәкчесе Илдус Шаипов та бар иде. Шикәр чөгендере җитештерүдә уңышлы эшчәнлеге өчен аңа өлкә авыл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан “Үсемлекчелекнең махсуслаштырылган тармакларын динамикалы үстерү” номинациясендә Диплом һәм 1,5 млн сум күләмендә акчалата сертификат тапшырылды.

Илдус Таһир улы эшчәнлеген 2008 елда 5 га мәйданда бәрәңге үстерүдән башлый, ә бер елдан соң чәчүлек җирләрен 20 гектарга җиткерә һәм шикәр чөгендере үстерергә тотына. Татлы тамыр җитештерү аграр хуҗалыкның төп эшчәнлегенең берсенә әверелә. Бүгенгә  әлеге КФХ 2 мең гектар җир эшкәртә.  Хуҗалык хәзер шикәр чөгендерен җыеп-алу белән мәшгуль, аның уңышы быел мулдан. Тәҗрибәле аграрий үзенең тагын бер күптәнге хыялын тормышка ашырган – 170 баш ат алып, аларны үрчетү белән шөгыльләнә. Планнарында үз авылында мөгезле эре терлек фермасы булдыру нияте дә бар.

Сүз уңаеннан, без дә Илдус Таһир улын шушы олы бүләккә лаек булуы белән чын күңелдән котлыйбыз һәм нык сәламәтлек, нәтиҗәле хезмәт, мул уңышлар һәм җиңел эш көннәре телибез!

Кадрия СӘМИУЛЛИНА.

“Туган як” газетасы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*