enrutat
Баш бит / Гыйлем һәм остазлык юлында
Гыйлем һәм остазлык юлында

Гыйлем һәм остазлык юлында

21 нче майда 13.00 сәгатьтә Габдулла Тукай әдәби музеенда филология фәннәре докторы, профессор Хатыйп Миңнегуловның «Этапы развития тюрко-татарской, античной и русской литератур», «Тюркское словесное искусство», «Шәрык классикасы һәм татар әдәбияты» (татар һәм рус телендә), Таҗеддин Ялчыголның «Рисаләи Газизә» (Х. Миңнегулов әзерлегендә) дип аталган китапларын тәкъдим итү кичәсе була. Чара галимнең 75 яшьлек юбилее кысаларында уза.

Халык шагыйре Г. Тукайның әдәби музее иҗат белән шөгыльләнүчеләрне, әдәбият сөючеләрне берләштерүче үзәк булып тора. Музейда Г.Тукайның тормышы, иҗаты буенча экскурсияләр генә түгел, кызыклы шәхесләр белән очрашулар, Тукай белән бәйле истәлекле көннәр уңаеннан әдәби-музыкаль кичәләр уздырыла. Соңгы вакытта татар әдәбиятында яңа дөнья күргән басмаларны тәкъдим итү кичәләрен музейда үткәрүдәкүркәм гадәткә кереп бара.

Әдәбият галиме Хатыйп Миңнегулов татар халкының рухи мәдәни байлыгын өйрәнүдә зур өлеш керткән иң күренекле вәкилләрнең берсе. Ул күп еллар дәвамында Тукай укуларын үткәрүдә, күргәзмәләр оештыруда һәм әдәби җыелмаларны туплауда зур ярдәм итә, Г.Тукай мирасын һәм татар әдәбиятын өйрәнү өлкәсендә алыштыргысыз киңәшче булып кала.

Шушы көннәрдә галим, остаз һәм җәмәгать эшлеклесе Хатыйп Йосыф улы күркәм юбилей датасын билгеләп уза. Бу вакыйга уңаеннан, галимнең берничә күләмле яңа китабы дөнья күрде. «Этапы развития тюрко-татарской, античной и русской литератур» дип аталган монографиядә әдәбият тарихын чорларга бүлү проблемасы тикшерелә. Ул антик, урыс, төрки-татар, Шәрекъ әдәбиятларына нигезләнеп яктыртыла, бу әдәбиятларның төп үсеш баскычлары, күренекле әдипләре иҗаты карала. Анда Гомер, Геродот, Йосыф Баласагунлы, Кол Гали, Руссо, Лев Толстой, Габдулла Тукай, Чынгыз Айтматов һәм башка бик күп мәшһүр иҗат әһелләре хакында кызыклы мәгълүматлар китерелә. Рухи мирасыбыз ядкаре  «Рисаләи Газизә» әсәренең, Х. Миңнегулов әзерлегендә (гарәп имлясындагы әсәрне бүгенге язуга күчерү, борынгы сүз-гыйбарәләрне һәм юлларны тәрҗемә итү, аңлатмалар бирү һәм шактый күләмле кереш мәкалә язу), өр-яңа басмасы тәкъдим ителә. Татар һәм рус телендәбасылып чыккан «Шәрык классикасы һәм татар әдәбияты» хезмәтендә шәрык һәм татар әдәбияты багланышлары яктыртыла.

 

Г.Тукай әдәби музе

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*