tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Гүзәл Сәгыйтова: Әлмәттән башланган гастрольләр дәвамлы, нәтиҗәле булсын иде
Гүзәл Сәгыйтова: Әлмәттән башланган гастрольләр дәвамлы, нәтиҗәле булсын иде

Гүзәл Сәгыйтова: Әлмәттән башланган гастрольләр дәвамлы, нәтиҗәле булсын иде

3-4 март көнендә Кариев театры артистлары әлмәтлеләргә 4 спектакль күрсәтте. Ике көндә дә заллар тулы иде. Гастрольләр ябылу тантанасында Әлмәт һәм Кариев театрлары директорлары Фәридә Исмәгыйлева һәм Гүзәл Сәгыйтова катнашты.

Сәхнәдән сәламләү сүзләре белән чыгыш ясаган җитәкчеләр гастрольләрнең театрлар арасындагы дуслыкта мөһим роль уйнавын ассызыклап үтте. Фәридә Бәгыйс кызы Әлмәт районы советы һәм Башкарма комитеты исеменнән “Намуслы нәтиҗәле хезмәт өчен һәм сәнгать үсешенә зур өлеш керткән өчен” кариевлыларга Рәхмәт хаты тапшырды.

Гүзәл Сәгыйтова: “Бу безнең Театр елында һәм мин җитәкчелек иткән чорда беренче иҗади сәфәребез. Шуңа да без бу очрашуга бик дулкынланып әзерләндек. Әлмәттән башланган гастрольләр дәвамлы, нәтиҗәле булсын иде. Җиңел аяктан!”

Исегезгә төшерәбез, Кариев театрының киләсе гастрольләре 21-23 апрельдә– Уфада, 23 апрель – Шаранда, 24-25 апрель – Туймазыда.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*