tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Хабаровск татарлары “Толерантлык кичәсе” үткәрде
Хабаровск татарлары “Толерантлык кичәсе” үткәрде

Хабаровск татарлары “Толерантлык кичәсе” үткәрде

14 декабрьдә Хабаровск шәһәренең “Хәбәр” исемле татар милли-мәдәни автономиясе яңа ел бәйрәме алдыннан “Толерантлык кичәсе”н үткәрде.

“Толерантлык кичәсе. Татарлар чакыра” кичәсе “Дөнья буйлап” форматында оештырылган иде. Кунаклар ун өстәл артында урнашкан иде. Һәр өстәлгә берәр ил исеме кушылды”. Шулай итеп һәр килгән кунак төрле илләрдәге яңа ел бәйрәме традицияләрен белү конкурсында катнаша алды.

Татар халык киемнәрен күрсәтү – дефиле кичәнең төп бизәге иде. Милли-мәдәни автономия әгъзалары төрле төркем татарларга караган 15 төрле кием күрсәттеләр.

Татар яшьләре клубы җитәкчесе Лилия Федосеева сүзләренчә, автономия әгъзаларына татар милли киемнәрен тектерү – аларның күптәнге хыялы булган. Край хөкүмәте гранты моны тормышка ашырырга ярдәм итте. Бер ай эчендә татар милләтеннән булган тегүче ханымнар киемнәрне әзерләп бирделәр. Хәзер бу киемнәрне башка милли оешмалар катнашында узган кичәдә дә күрсәтеп булган.

Кунакларны татар милли аш-суларыннан сыгылып торган табын да гаҗәпләндерде: өчпочмак, бәлешләр, чәкчәк… Шеф повар Михаил Набережный кулинарлык осталыгын күрсәтүче шоу әзерләгән булган, аның ахырында җыелган җәмәгать искиткеч тәмле десерттан да авыз итте.

Кичәдә җырлар яңгырады, баян һәм курайда  яңгыраган көйләргә кунаклар рәхәтләнеп биеделәр дә.

Лилия Федосеева фотолары.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*