tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Халкыбыз йоласы – Карга боткасы
Халкыбыз йоласы – Карга боткасы

Халкыбыз йоласы – Карга боткасы

Борынгылар язны канат очларында кара каргалар алып килә дип санаганнар, һәм туган җирләргә әлеге кошлар кайткач, март ахырларында-апрель башларында илебезгә чын язның аяк басуын зурлап билгеләп үткәннәр. Халкыбызның әлеге бәйрәме Тәтеш районының иң кечкенәләреннән саналган татар авылы Үтәмештә сакланып калган икән бит! Авылның аккалфаклары аны быел тагын да яңа төсмерләр белән баетырга, кызыклырак, заманчарак итәргә һәм, ТНВ каналын чакырып, үз тәҗрибәләрен башка төбәкләрдәге татарлар белән уртаклашырга уйлаганнар.

Бәйрәм авылның нәкъ уртасындагы мәйданданга көйләнгән икән. Мәйданның бер ягында авылның “Шатлык “ җыр ансамбле хатын-кызлары Карга боткасына дип атап тектергән пар яңа күлмәкләрен киеп алганнар да, гармунчы Навил Ибраһимовны урталарына бастырып, җыр яңгыраталар, икенче якта Елена Хәмзина белән Равия Абаева читләре челтәрләнеп торган тәмле коймак пешереп, бәйрәмгә килүчеләрне сыйларга әзерләнә, ә Айдар Хөсниев күмер самовары янында мәш килә. Илдус Халиков белән Рамил Әхмәдуллиннар берьюлы берничә урында булырга өлгерәләр кебек. Тагын әллә кемнәр бәйрәмнең уртасында, бииләр, көлешәләр, кайныйлар…

Мәйдан уртасындагы сәхнәдә Миләүшә Әхмәдуллина, Нәргизә Сәлимҗанова һәм бер төркем балалар кунакларга татар халкында Карга боткасының кай заманнардан бирле, нинди максаттан чыгып уздырылып килүе турында сөйлиләр. Ул да түгел, канатларын җилпеп, Кара карга (Рәзил Измайлов) үзе күренә һәм җиребезгә ямьле язны алып килүен хәбәр итә. Шуннан соң бәйрәмнең иң күңелле мизгелләре башланып китә. Кулларына бизәкле чиләкләр тоткан балалар, йорттан-йортка кереп, бәйрәм такмаклары әйтәләр, ә хуҗабикәләр, туган җиребезгә хәерле матур язлар килүен, ил-көннәребезгә тынычлык теләп, чиләкләргә йомырка, сөт, май, ярма салалар. Күңелле төркем, шау-гөр килеп, учак янында кайнашкан Хәмдия Әхсәнова белән Алсу Шаһиәхмәтова янына юнәлә. Биредә зур казанда, хуш исләрен таратып, карга боткасы пешә. Күмере төшкән учактан күтәрелгән тымызык җылы тәнне генә түгел, күңелләрне дә җылыта.

Ул да түгел мәйдан уртасында татар халкының җырлы-биюле “Су агышы”, “Түбәтәй” уеннары башланып китә. Аларны каашыкка йомырка салып йөгерү, “Чүлмәк ватыш” уеннары алыштыра. Уеннарда балалар гына түгел, олылар да, Карга боткасына кайткан кунаклар да катнаша. Уен арасында Каролина һәм Камилә Гафуровалар, Гүзәлия Рәшитова, Ранил Чумариннарның җырлары йөрәкләрне җилкендерә, Нәргизә Сәлимҗанова белән Диана Чумаринаның аһәңле тавышлары күтәренке рух өсти.

Заманында район, республика сәхнәләрендә чыгыш ясаган Рафаэль абый Хөсниевнең үзе кызы иҗат иткән “Үтәмешем” җырын гармунда уйнап башкаруына бәйрәмгә җыелган бөтен кеше кушыла. Ни дисәң дә, газиз туган авыл, кендек каны тамган туган җир турында бит ул! Сәхнәгә чыккан Навил Ибраһимов, Фәния Ваһапова, Азат Садыйковларның чыгышлары авылдашларының көчле алкышларына күмелә. Өстән сибәләп торучы һәм әледән-әле көчәеп алучы язгы ләйсән яңгыр да ямен җибәрә алмаган Үтәмештәге Карга боткасы бәйрәме менә шулай узды.

“Ак калфак” иҗтимагый оешмасының районыбыздагы җитәкчесе Римә Сафиуллова, бәйрәмдә катнашучыларга мөрәҗәгать итеп, болай диде: “Халкыбызның борынгы йолаларын онытмыйча, аны яшьләргә дә өйрәтеп, күрсәтеп калдырырга омтылуыгыз мактауга лаек. Зур рәхмәт сезгә! Киләчәктә дә “Ак калфак” белән бергә булып, бердәм булып яшик!”.

Биредә туып-үскән, Казандагы Тәтеш якташлыгы рәисе Харис Камалиев та кайткан иде бәйрәмгә. Ул да авылдашларына ихлас рәхмәтләрен җиткерде.Ут күршеләребез, бәйрәм кунаклары – Ульяновск өлкәсенең милли-мәдәни автономия рәисе Рәмис Сафин, “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе Кәримә Алиуллина, татар мәдәният үзәге директоры Рамилә Сафина, “Өмет” гәҗитенең җаваплы секретаре Рузия Хәлимоваларның җылы сүзләре чыгыш ясаучыларның күңелләренә сары май булып ятты.

“Бәйрәмнең төп бизәлешен хезмәттәшебез Малинә Измайлова оештырды. Мәктәп директоры Алсу Халикова да әзерлек вакытында күп көч, хезмәт куйды. Калада яшәүче авылдашларның бәйрәм күрергә кайтуы, тирә-күрше авыллардан килүчеләрнең дә күп булуы сөендерде. “Бакырчы” ҖЧҖ җитәкчесе Илгизәр Шәйхаттаров, “Татарстан” ҖЧҖ хуҗалыгы Фәнил Ибраһимов, җирлек башлыгы Илдар Шәмсетдиновлар һәрьяклап булышлык күрсәттеләр, моның өчен аларга хөрмәтебез чиксез. Авылдашларның бәйрәм матур үтте дигән сүзләре безнең өчен зур сөенеч”,–диде бәйрәмне алып баручы аккалфаклы мөгаллимә Миләүшә Әхмәдуллина.

“Ак калфак” оешмасы әгъзасы Сания Сәмигуллина

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*