tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Халкыбызның үлмәс һөнәр авазлары
Халкыбызның үлмәс һөнәр авазлары

Халкыбызның үлмәс һөнәр авазлары

«Уңган халкымның остакуллары: татар халык һөнәрләре” дип аталган күргәзмәдә татар халкының борынгыдан килгән һөнәр үрнәкләре белән танышырга мөмкин. Татарстан Милли музеенда урын алган әлеге экспозиция – Россиядә Мәдәният елы уңаеннан оештырылган.

Без остакулларга элек-электән бай булган. Татарлар арасында һөнәрчелекнең үсешенә географик җирлек, җир азлыгы һәм иген уңмау, ислам диненең таралуы, мөселман һәм көнчыгыш традицияләре, Идел буендагы башка халыклар белән тыгыз этник һәм мәдәни бәйләнешләр йогынты ясаган.

Зәркәнчәлек һәм укалап чигү, күн мозаика, элмә һәм кыстырып тукучылык, агачтан ую һәм киез басу гасырлар дәвамында татар милләтенең төп һөнәрләре булып торган. “Ата-бабаларыбыздан күчеп килгән традицияләрне яктырткан һәм узган гасыр осталары тарафыннан башкарылган эшләнмәләр киләчәккә үзләренең оригинальлеге һәм киң кулланылышы белән танылып, башка төрле һөнәрләрнең үсешенә юл ярган”, – ди Милли музейның өлкән фәнни хезмәткәре Миләүшә Хәйруллина.

Миләүшә ханым белдергәнчә, бүгенге көндә Татарстанда халык сәнгать кәсепләренең традицияләре яңарыш кичерә. Халык осталары электән килгән формаларны һәм милли нәкыш, традицион алымнарны кулланып, хәзерге көнкүреш һәм иҗат зәвыгына туры килгән сәнгать әсәрләре тудыра.

Луиза Фәсхетдинова – Татарстанда алтын белән чигүче бердәнбер татар профессиональ рәссамы. Оста кыз куллары аша узган һәрбер эшләнмәдә татар милләтенә генә хас булган бормалар, укаланган чәчәкләр гәүдәләндерелә. Күргәзмәдә аның иҗат җимешләре дә урын алган.

Татарда чигү сәнгатенең чәчәк аткан чоры XVIII-XIX гасырларга туры килә. Әйтик, алтын җепләр белән чигү совет чорында юкка чыккан. Узган гасырның туксанынчы еллар башында, милли үзаңның кинәттән үсеш алуы белән бергә, татар декоратив-гамәли сәнгате дә үзенең “яңарыш чоры”на керде. Яңа хис-кичерешләр белән рухланган яшь рәссамнар музейларда сакланган чигүләрнең классик үрнәкләрен өйрәнеп һәм профессиональ дәрәҗәгә җиткереп, ул катламны яңадан халыкка кайтару башланды.

Төрле чорларда яшәгән татарларның өс-баш киемнәре – костюм ансамбле бер-берсенә охшаш: аларда чигүле детальләр өстенлек итә. Күпертеп, тамбурлы чигү, тоташтан чигү, сәйлән, энҗе белән алтын җепләр катнаштырып, төрле ысуллар белән чигү – һәммәсе киң кулланылган.

Милли костюмнарыбызга күз ташласак, элеккеге осталарның баш киемнәрен бизәүгә зур игътибар иткәннәрен күрергә мөмкин. Ирләр түбәтәе, кәләпүше дә, хатын-кызлар калфаклары да бизәк-нәкышләргә бай икәнлеген күренә. Себер татарларының баш киеме – “сарауц” алтын бизәк белән эшләнгән. Алабуга, Мамадыш, Чистай өязләрендә яшәгән керәшеннәрнең баш киеме – “сүрәкә”дә дә “нәгыш” дип йөртелгән тоташ чигү алымы катнаша. Ә мишәр хатын-кызлары алтын җепләр белән чигелгән “салавыч” дигән баш киеменә өстенлек биргәннәр. “Казан татарлары исә калфак, изү, күкрәкчә, камзулларын алтын җепләр белән чигеп бизәгәннәр. Аларның Европага якынлашкан чигү алымнары башкаларга да йогынты ясаган. Биредә без чигүнең камил үрнәкләрен генә күрәбез. Ләкин борынгы бизәк һәм асыл, кабатланмас нәкышләренең кайберләре җуелган шул. Аларны тәфсилләп өйрәнгән кешенең күзенә болар бик тиз ташлана”, – ди Луиза ханым.

Татар йортында исәпсез-хисапсыз чигүле әйберләр арасында дин һәм йола белән бәйле чигешләр үзенә аерым урын алып торган. Намазлык, ләүхә, шәмаил, Коръән савыты, китап япмасы – болар барысы да тамбурлы яисә тоташ чигү, алтын җепләр белән чигү ише ысуллар кулланып, гаҗәеп бай орнаментлар белән зиннәтләнгән.

Шулай ук Милли музейда исемнәре халыкка мәгълүм булган Софья Кузьминых, Илдус Гайнетдинов, Наилә Кумысникова кебек күн мозаикасы осталарының нәфис кул эшләнмәләре дә тәкъдим ителгән.

Мөршидә Кыямова, “Интертат” ЭГ

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*